Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алар компьютер белән дус

Февральнең соңгы көнендә яшь программалаучылар, үзләренең конкурс эшләре белән таныштыру өчен, мәгълүмати-методик үзәктә җыелдылар.

"Яшь программалаучы" республика конкурсының муниципаль туры безнең шәһәрдә ел саен үткәрелә. Быел анда районның 7 мәктәбеннән 19 укучы катнашты. Конкурс 4 номинациядә үткәрелде: "Программалы проектлар", "Компьютерда презентация", "Веб-сайтлар", "Компьютер сәнгате".
Теманы сайлауга укучылар иҗади якын килделәр. Мисал өчен, беренче булып чыгыш ясаучы Әлинә Әбдрәшитова (Кызылъяр мәктәбе) бию стильләре һәм юнәлешләре турында сөйләде, шул ук мәктәп укучысы Илүзә Ямалетдинова презентациясен "Яңа дулкын" мәктәп алды лагерендагы эшчәнлегенә багышлаган иде, ә Фирүзә Кәрибуллина (шулай ук Кызылъяр мәктәбе) алкоголь, наркомания, тәмәкенең зыяны турында сөйләп, барысын да сәламәт тормыш алып барырга өндәде.
Мөгаен, иң кызыклы чыгыш 3нче мәктәп укучысы Васкан Геворгянныкы булгандыр. Аның презентациясе үзенең туган ягы Әрмәнстанга, аның тарихи урыннары, танылган кешеләре, милли киемнәре, ризыкларына багышланган иде. Моннан тыш, ул, башкалардан аермалы буларак, укымады, ә бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Чыгышын ул: "Үзегезнең туган ягыгызны, минем кебек үк, яратыгыз һәм аның белән горурланыгыз",- дип тәмамлады. Барысы да бу сүзләрне хуплап, алкышлап каршы алдылар. Ул үзенең номинациясендә һәм яшь төркемендә беренче урынга чыкты. "Компьютер сәнгате" номинациясендә беренчелекне Алексеевка мәктәбе укучысы Елизавета Маленкова яулады, "Программалы проектлар" номинациясендә җиңүче булып 5нче мәктәп укучысы Гөлназ Гыйльметдинова танылды.
5-8 сыйныф укучылары арасында "Компьютер сәнгате" номинациясендә беренчелекне Исергәп мәктәбе укучысы Ильяс Хәбиров алды. "Компьютерда презентация" номинациясендә җиңүне 3нче мәктәп укучысы Глеб Подавалов яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев