Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үзе җитди, үзе шат күңелле

Шушы көннәрдә яшь талантларның "Йолдызлык" республика конкурсының зона туры узды. Баулы шәһәренең яшь җырчыларының берсе Миләүшә Миңнушина безгә бу вакыйгага ничек әзерләнүе турында сөйләде.

Миләүшәгә нибары 15 кенә яшь, һәм ул үзен белә башлаганнан бирле җырлый. Сигез ел элек бер үк вакытта татар гимназиясенә һәм сәнгать мәктәбенә укырга кергән. Вокал белән шөгыльләнүдән тыш, Миләүшә скрипкада һәм фортепианода уйный. Ләкин шулай да аның төп таланты - тавышы - беренче сопрано.
Кыз бары тик татар җырлары гына башкара.
- Әле җырлый гына башлаган чагымда, - дип сөйли Миләүшә, - мин русча җырлап карадым. Ләкин барысы да, сиңа татарча җырларга кирәк, диделәр.
Тирән, чиста тавыш аңа шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге "Йолдызлар яңгыры", "Яшь вокалчы", "Сандугач сайрар илем" һәм башка күп төрле конкурсларда җиңү яуларга мөмкинлек биргән. Моннан тыш, кыз җырлау осталыгы бары тик табигатьтән бирелгән сәләткә генә бәйле булмавы турында да әйтә. Аның җырчы булып китүендә вокал буенча укытучы Рифкать Вәлиевнең роле гаять зур.
Миләүшә - серле шкатулка кебек, салмак гына ачыла һәм аның төп сыйфаты - ул төрле була ала. Сәхнәдә Миләүшә бик җитди.

Куәтле, балаларга хас булмаган тавыш күңел кылларын тибрәлдерә, һәм ихтыярсыздан, ни өчен жюри кызга һәрчак беренче урынны бирми икән, дип уйлап куясың.
- Минем фикеремчә, публикага шоу кирәк, ә мин, дөресен әйткәндә, артык күзгә ташланучан түгел, мин бер баскан килеш җырлыйм, кайбер чакта елмаймыйм да.
Ә тормышта кыз бөтенләй башка. Мәктәптә, дуслары белән, өйдә ул шат күңелле, сөйкемле, шаян, шыркылдык кыз, яраткан җырчысы - Джастин Бибер.
Киеренке графикка чыдау җиңел түгел, дуслары белән очрашу өчен дә вакыты бик аз кала: көндез гимназиядә фәннәр граниты көтә, ә кичләрен - музыка дәресләре. Ләкин Миләүшә өчен музыка - тормышының бик мөһим өлеше, аның хакына ул күп нәрсәдән баш тартырга мөмкин.
Миләүшә бүгенгесен дә, киләчәген дә музыкаль карьера белән бәйли. Хәзер ул - 9 сыйныф укучысы, аны тәмамлауга кызны Казан музыка училищесында имтиханнар көтә.
- Минем бернинди дә үз серем юк, - дип җавап бирә Миләүшә үзенең уңышларының сәбәпләре турында. - Беренчедән, үз эшеңне яратырга тиешсең, икенчедән, осталыкны үстерү өстендә күп эшләү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев