Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Вил Усманов: «Безне икенче планета кешеләре итеп күрәләр»

Баулыда туып-үскән танылган җырчы һәм көрәшче Вил Усманов март аенда 45 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан ул туган ягында үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итте. Без илнең төрле почмакларында халыкка татар милли моңын җиткерүче якташыбыз белән әңгәмәләшеп алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска булдык.

- Туган як дигән сүзләрне ишеткәч, сезнең күз алдыгызга иң беренче нәрсә килеп баса?

- Иң беренче, әлбәттә, әти-әни, үзебезнең туган йорт, балачак хатирәләре, авыл күренешләре. Ләкин кызганычка каршы, әти мәрхүм инде.

- Соңгы елларда шәҗәрәләр төзү, нәсел тамырларын ачыклау популярлаша бара. Сез аның белән кызыксынганыгыз юкмы?

- Ул турыда уйлаганым бар. Ләкин әллә вакыт җитми, әллә үзем моңа тулысынча әзер түгелмен. Чит җирләрдә интервьюлар биргәндә әтием ягыннан бабайлар, аларның әтиләре турында сөйлим. Киләчәктә нәсел тамырларын өйрәнү белән шөгыльләнерлек дип уйлыйм.

- Шул чит җирләрдә сөйләгәнегезне безгә дә сөйләсәгез иде.

- Әллә ни күп тә белмим инде. Әтинең сүзләре буенча, бабайларым көрәшче һәм балта осталары, әтиемнең әтисе - Солтан бабай тегермәнче булып эшләгән. Ул чакларда Кандыз елгасы бик зур булган, аның суын буып, тегермән ясаганнар.

- Җыр-моңга сәләт тә алардан күчкәндер, мөгаен.

- Кечкенә чагымда мәҗлесләрдә әти гармунда уйнаганы, әнине җырлатканнары хәтердә. Элек бит халык ачыграк иде. Берәрсе мал суйса, җыелып табын үткәрү гадәте бар иде. Хәзер генә бер-беребезгә кырысландык, гомумән кешеләрнең дөньяга карашлары үзгәрде. Ә ул вакытларда әти-әниләр, көне-төне эшләп, әллә нигә бер шулай җыелып ял иткәннәр, җырлашып утырганнар. Ул вакытта шулай яннарында тыңлап йөрмәгән булсам, бәлки, җырга мәхәббәт тумаган да булыр иде.

- Бабаларыгызның берсе үзе скрипка ясаган дигәнне дә укыганым бар...

- Ул дөрес әйбер. Әтинең сөйләве буенча, бабай бик яхшы балта остасы булган. Унбер балалы гаиләсен туендыру өчен, төрле урыннарда эшләп йөргән. Шулай бервакыт, Оренбург өлкәсендә чагында, скрипка күргән. Шуның бөтен үлчәмнәрен алган, кирәкле материаллар табып, аларны киптереп, үзе скрипка ясаган, аңа ат кыллары беркеткән, аларны үзенчә көйләгән. Аннары шуңарда баламишкин, авыл көйләрен уйнарга өйрәнгән. Аллаһыдан бирелгән талант булган, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев