Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ринат Рәхмәтуллинның Баулыдагы маҗаралары

2010 ел җәендә, бөтен кеше тилмереп яңгыр көткәндә популярлык казанган "Тукта, яңгыр" жыры авторы һәм башкаручысы Ринат Рәхмәтуллин күптән түгел Баулының төп сәхнәсендә - М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында яңа концерт программасын тәкъдим итте. Аның алдыннан ул безнең хәбәрчебезгә интервью бирде.

- Быел районыбызның Татар Кандызы авылы яшьләре интернеттагы үз төркемнәрендә Сабан туена кайсы җырчыны чакыру өчен тавыш биргәннәр иде. Нәтиҗәдә кандызлылар сезне сайлады. Ләкин сез ул көнне бәйрәмгә өч сәгатькә соңга калып килгәнсез... Ул вакытта үзегезне ничек хис иттегез? Тамашачылар ачулы булыр дип курыкмадыгызмы?
- "Ласковый май"ны элек ничек каршылаганнарын хәтер-лисезме? Мине дә шулай каршы алдылар. Бу онытылмаслык вакыйга булды... Минем Баулыга беренче тапкыр гына килүем иде. Вакытны дөрес исәпләмәгәнмен. Башта башкала бөкеләрендә утырдым, аннары юлда күп җирдә ремонт баруы аркасында тоткарландым. Баулы районына килеп кергәч тә әле мин бер сәгатьтән артык адашып йөрдем. Ташлы дигән авылга барып чыктым, ә миңа Поповка юнәлешендә китәсе булган. Телефон тотмый, килгән юлымнан кире китеп, элемтә барлыкка килгәч, концерт оештыручылар белән элемтәгә чыгып, көч-хәл белән төнге унике тулганда Кандызга барып җиттем. Бик борчылган идем. Кандыз халкына рәхмәт, сабырлыкларын җуймыйча, таралышмыйча мин килгәнне көткәннәр.
- Кандызлылар сезне хәзер яхшы беләдер, безнең башка укучыларыбызны кыскача үзегез белән таныштырыгыз әле.
- Мин Буа районы Түбән Наратбаш авылында тудым, хәзерге вакытта Буа шәһәрендә яшим. Кечкенәдән үк җырлар иҗат итү һәм аларны зур җырчылар башкаруы турында хыяллана идем. Үзем мин зур сәхнәгә чыгарга, җырчы булырга дип ашкынмадым.
- Шулай да чыккансыз бит.
- Сәхнәгә чыгуыма Буа театры гаепле. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаганнан соң, мин анда актёр булып эшләдем. Режиссёрыбыз Раил Садриев һәрвакыт спектакль башланганчы, үзе сәхнәгә чыгып, тамашачыны юморескалар сөйләп көлдереп керә, ә спектакль тәмамлангач, миннән өч җыр җырлата иде. Шулай итеп мин халыкка танылдым.

Тулы текстны "Хезмәткә дан" газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев