Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кандыз бәләкәчләре артист булып карады

Татар Кандызы балалар бакчасында "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерделәр.

"Ләйсән" балалар бакчасында бер генә төркем - анда төрле яшьтәге балалар йөри. Биредә бәләкәчләргә бик еш кына үзләрен артист итеп тоярга мөмкинлек бирәләр - татар телендә спектакльләрне даими куялар.

"Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерүгә дә балалар тәрбиячеләре Тәнзилә Закриҗанова һәм аның ярдәмчесе Рәмзия Таһирҗанова җитәкчелегендә бик теләп әзерләнгәннәр - рәсемнәр төшергәннәр, татар орнаменты белән көянтә-чиләкләр бизәгәннәр, әниләр турында мәкальләр, шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр. Костюмнарны тегәргә исә балаларның әти-әниләре булышкан.

Спектакльдә бакчага йөрүче балаларның барысы да катнашкан - әни ролен Айзилә Талипова, тиенне Ильмир Хайбрахманов, өлкән кызны Лиана Гыйзәтуллина, уртанчы кызны - Сөмбел Шакирҗанова, кечесен - Алисә Шайхова башкарганнар. Адель Хәлиуллин белән Рәмзил Вәгыйзов ярдәмче рольләрдә уйнаганнар. Сәхнәдә балалар үзләрен чын артистлар сыман тотканнар.

- Балаларга әкиятнең ахыры ошамау сәбәпле без аны үзгәртеп куйдык, - дип сөйли тәрбияче Тәнзилә Закирҗанова. - Әкият буенча авыру әниләре янына килмәгән олы кыз белән уртанчы кызны тиен гөберле бака белән үрмәкүчкә әверелдерә. Әниләр исә гадел, йомшак күңелле, һәрвакыт гафу итә беләләр, шуңа да әниләре олы кызларын гафу итсен дидек. Кызлары исә әниләренә карата каты күңелле булмаска, киләчәктә һәрвакыт булышырга ышандыралар. Бу сүзләр спектакль карарга килгән әниләргә аеруча нык тәэсир итте.

Чараны "Әниемә" җыры белән тәмамлаганнар. Әниләргә татар телендә шундый эчтәлекле спектакль куюлары бик ошаган, ә балалар исә әниләренә матур бәйрәм оештыра алуларыннан бик тә канәгать калганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев