Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фәнис Яруллин атналыгы

1-7 февральдә 1 нче номерлы шәһәр китапханәсендә Фәнис Яруллинга багышланган атналык булып үтте. Бу атнада балалар Ф. Яруллинның иҗаты һәм тормышы белән тирәнтен таныштылар: 6-9 яшьлек балалар өчен Ф. Яруллинның шигырьләрен һәм хикәяләрен кычкырып укулар булды, балалар"әкияткә сәяхәт"тә булдылар. Шулай ук "Здравушка"клубында Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнелде, шигырьләре...

1-7 февральдә 1 нче номерлы шәһәр китапханәсендә Фәнис Яруллинга багышланган атналык булып үтте. Бу атнада балалар Ф. Яруллинның иҗаты һәм тормышы белән тирәнтен таныштылар: 6-9 яшьлек балалар өчен Ф. Яруллинның шигырьләрен һәм хикәяләрен кычкырып укулар булды, балалар"әкияткә сәяхәт"тә булдылар. Шулай ук "Здравушка"клубында Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнелде, шигырьләре укылды.

Китапханәдә "Язмышны ул үзе буйсындырды" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә 1нче номерлы мәктәпнең 8-9 сыйныф укучылары, укытучылары, өлкән буын китап укучылары чакырылган иде. Кичәне китапханә мөдире В.Гафиятова . һәм 9 сыйныф укучысы А.Назмиева алып бардылар.Кичәгә чакырылган кунакларның: Х.Идиятуллина,З.Ибрагимов, һәм С.Васикованың чыгыш- истәлекләре бик кызыклы булды, шулай ук 1нче мәктәп укучылары Ф. Яруллинның шигырьләрен укыдылар.

Тамашачылар М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистларын: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре С.Әхмәтҗанова, Г.Абдуллина һәм баянчы З.Муллаяновны яратып тыңладылар.Алар Ф. Яруллин сүзләренә җырлар башкардылар. Кичәдә Ф Яруллин тормышыннан инценировкада уйнап күрсәтелде. Китапханәдә Ф. Яруллинның тормышына һәм иҗатына багышланган "Намусыма тугры - иҗат чишмәм" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев