Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулыда якташыбызның концерты узды

Үткән атнада Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында яшь җырчы Илсур Мостафинның "Җырларым сезгә бүләк" исемле концерты үтте.

Новозареченск егете Баулыда беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Аны баулылылар якташлары буларак беләләр, шуңа күрә концертларына да яратып йөриләр. Бу килүендә яшь артист яңа җырлары, дуслары, бүләкләре белән килгән иде.

Залда аны укыткан укытучылар, тәрбияләп үстергән әти-әнисе, туганнары, якыннары да бар иде.

Бигрәк тә концертны алып баручы Илнар Сабирҗанов тамашачыларның күңеленә хуш килде. Ул тамашачылар арасында иң яхшы биюче бәйгесе оештырып күңелләрне күтәрде, ә катнашучыларга истәлекле бүләкләр, җырлар җыентыгы бүләк итте.

Яшь талантларның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, барысы да рәхәтләнеп алкышладылар. Яраткан җырчыларына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

"Сабыйлар", "Вәгъдә", "Юкәләр" җырларын Ильсур Мостафин аеруча хисле башкарды. Җырларының һәрберсендә тирән мәгънә, хис салынган иде.

- Концерт ошадымы, нинди хис тойгылар уятты? - дигән соравыма бер тамашачы:

- Илсурның концертларын берсен дә калдырмыйча йөрим, җырларын яратып тыңлыйм, чөнки мин аны бәләкәйдән беләм, ул бит минем укучым. Аңа якты киләчәк телим, безне шулай матур концертлары белән гел шатландырып торсын, - дип горурланып сөйләде аның хакында Ирина Гыймазова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев