Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Йортсыз калганнар

Татар Кандызы авылында бер төндә ике янгын чыккан.

Янгыннарның берсе төнге сәгать икедән соң ике улы белән яшәүче пенсиядәге хатын-кыз йортында чыга. Йорт янып бетә, хуҗалар бернәрсәне дә алып чыгарга өлгермиләр. Янгынга каршы авыл кешеләре һәм янгын сүндерүчеләр көрәшә. Шул ук төндә авылның икенче бер урамында сарай яна башлый, бәхеткә, кешеләр янгын таралуга юл куймаганнар, сарайның түбәсе генә янган.
Хәзерге вакытта белгечләр янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклыйлар. Җирлек башкарма комитеты мәгълүматларыннан күренгәнчә, яшәү урынсыз калучылар вакытлыча күршедәге буш йортка күченгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев