Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Утны да, суны да кичтеләр

Бер көнгә мәктәп укучылары парталарны хәрби һәм турист кирәк-яракларына алыштырдылар - "Карлыгач" ял-сәламәтләндерү учреждениесе базасында "Патриот" район хәрби-спорт уены узды.

"Карлыгач" ял-сәламәтләндерү учреждениесе "Патриот" уенын укучыларга патриотик тәрбия бирү, аларны хәрби хезмәткә әзерләү максатында бишенче мәртәбә оештыра. Уен ике көн дәвамында барды, быел анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән унбер команда катнашты. Алтынчы-унынчы сыйныф укучыларыннан төзелгән һәм ун кешедән торган командалар үз көчләрен берничә этапта сынадылар. Программа плац-концерт (сафта йөрү һәм җырлау), тест тутыру, противогаз кию, физик көч күнекмәләрен, катнаш эстафетаны (100 метрга йөгерү, пневматик винтовкадан ату һәм Калашников автоматын сүтеп-җыю), граната ыргытуны үз эченә алган иде. Быел беренче мәртәбә командирлар конкурсы узды - алар корал белән берничә алым башкарды, тест үтте. Командаларга исә беренче тапкыр заманча кораллар, Бөек Ватан сугышы орден һәм медальләре турында сорауларга җавап бирергә туры килде.
Беренче көнне Исергәп, Потап-Томбарлы, Татар Томбарлы, Покровский Урыстамак, Поповка, Александровка мәктәпләре командалары көч сынашты. Ярышларны ачык дип игълан иткәннән соң, укучылар физик яктан көчле, яхшы әзерлекле команда исеменә көрәшү өчен, этапларга таралды. Хәрби комиссариат, эчке эшләр бүлеге, МЧС, янгын бүлеге вәкилләре, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр ветераннары хөкемдарлар вазифаларын башкардылар.
Укучылар ярышка җитди карадылар, уеннарның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм командаларның яхшы әзерлеген хөкемдарлар да билгеләп узды.
- "Патриот" уенында теләп катнашабыз, ул бик тә кызыклы уза. Минем өчен плац-концерт кыенрак булды, чөнки барысын да төгәл, дөрес эшләргә кирәк, дулкынландырды. Калган этапларда авырлыклар тумады. Бүген безне биредә бердәмлеккә, өлгерлеккә сыныйлар. Җиңүгә омтылышыбыз көчле, - дип, үз фикерләре белән бүлеште Александровка мәктәбе командасы командиры Артур Хәнипов.
Уеннарның икенче көнендә көч сынашкан шәһәр командалары да яхшы хәзерлекле булуларын күрсәттеләр, нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: авыл командалары арасында беренче урынны Поповка мәктәбе, икенчене Покровский Урыстамак, өченчене Александровка мәктәбе яулады.
Шәһәр командалары арасында 5нче мәктәп командасы беренчелекне алды. Икенче һәм өченче урыннарда - 4нче гимназия һәм 6нчы мәктәп командалары. Беренче урынны яулаган командалар пневматик винтовкалар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев