Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Урак көндәлеге

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, 9 августка Баулы районы игенчеләре бөртекле культуралар уңышын 17,1 мең гектар мәйданнан җыеп алганнар, бу урак мәйданының 62 проценты дигән сүз.

21,2 мең тонна бөртек суктырылган. Район буенча бер гектардан алынган уртача уңыш 12,4 центнер тәшкил итә.

Узган атнадагы кебек үк, уракта алдынгы урында - "Кызылъяр" ЧҖҖ, анда кичәге көнгә уңышны 77 процент мәйданнан җыеп алганнар. "Поповка" җәмгыятендә бөртек 72 процент мәйданнан суктырылган, "Колос" кооперативында - 61 процент. "Николашкино", "Берлек" җәмгыятләренең, "Хаҗиев" крестьян-фермерлык хуҗалыгының да эш темпы югары.

Комбайнчылар арасында иң яхшы нәтиҗәгә, 7340 центнер бөртек суктырып "Кызылъяр" җәмгыяте механизаторы Мөслим Миңнуллин иреште. "Берлек" җәмгыятеннән Рамил Гыймаев кичәге көнгә 7031 центнер ашлык суктырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев