Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Турнирыбыз балигъ булды!

Алар 18 ел элек табыштылар - иң интеллектуаль спорт төре - шахматлар һәм шулай ук акыл эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле "Хезмәткә дан" газетасы. Шул вакыттан бирле редакциянең һәм тренер-энтузиаст Николай Коротаевның бердәм тырышлыгы ярдәмендә аерылышмадылар да диярлек. Үткән атнада "Хезмәткә дан" газетасы призына XVIII шахмат турниры булып узды.

Шахматлар - иң борынгы, иң тыныч, иң демократик спорт төре. Бу "иң-иң"нәрне дәвам итеп булыр иде, әмма тагын берсен генә әйтәм - ул безнең шәһәрдә иң популяр спорт төрләренең берсе. Ел да район газетасы турнирына йөзгә якын баулылы җыела. 1нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә сабыйлар һәм бабайлар, кызлар һәм егетләр килә. Һәм бу залда азарт рухы гына түгел, үзгә бер җылы мохит хакимлек итүе сизелә. Аеруча балалар арасында җанлылык көчле. Аларга биредә кызык булуы, үзләрен иркен хис итүләре әллә кайдан күренеп тора, ә инде өлкәннәрне җиңә алсалар, чиксез сөенәләр. Шахматлар шул ягы белән дә файдалы: фикерләү сәләтен, хәтерне, максатчанлыкны үстерүдән һәм катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәтүдән тыш, алар балага үз көченә ышанырга ярдәм итә, ә бу, билгеле, шәхес үсеше өчен бик мөһим.
Николай Коротаев әйтүе буенча, оныклары яшьтәше белән бер "көрәш" өстәле артына утыру һәркемгә дә җиңел бирелми.
Турнирда катнашучыларның күпчелеген тәшкил иткән балалар үзләре дә уенның файдасы турында яхшы хәбәрдар.
- Монда акыл спорт белән шөгыльләнә, - диләр 8-9 яшьлек уенчылар. - Шахматлар уйларга өйрәнергә ярдәм итәләр.
- Мин карьера өчен уйныйм, - ди икенче бер эчкерсез сабый, ярышларда җиңүләрне күздә тотып.
Бу спорт төренең тагын бер үзенчәлеген әйтми булмый. Аның белән өлкәннәр үрнәгендә балалар гына түгел, ә балаларына карап ата-аналар да мавыгып китә. Шуңа да турнирда даими рәвештә шахматчылар гаиләләре катнаша. Бу юлы алар 12 иде. Якшәмбе көнне узган бүләкләү церемониясендә алар диплом һәм татлы бүләк белән билгеләп үтелде. Иң яхшылар өчлегенә Коротаевлар, Галиевлар һәм Мөрсәлимовлар керде.
Турнирыбызда бүләкләнүчеләр һәрчак күп була. Җиңүчеләрне бүләкләп, район газетасы баш мөхәррире Азат Зиннуров барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм тормышыбызны шахматлар белән чагыштырды. Алар арасында охшашлыклар күп бит - икесендә дә корольләр һәм пешкалар бар, кайвакыт пешка ферзь булып куярга мөмкин...
Җиңү шатлыгын бу юлы түбәндәге уенчылар бәйрәм итте: кызлар арасында - Р.Хәнәфиева, К.Госсамова, Э.Галиева, малайлар арасында - И.Мәгъҗанов, Р.Сәгадиев, О.Шәймәрданов, 2001 елда туган һәм яшьрәк кызлар арасында - С.Галиева, А.Кәримова, А.Сәлахова. Ветераннар арасында җиңүчеләр исемлегенә Ч.Әсәдуллин, М.Нургалиев, А.Зайчиков керде, юниорлар арасында - Д.Галимов, Р.Садыйков, Р.Гапсәламов.
Үткән елны җиңгән 6нчы мәктәп командасы (А.Галләмов, А.Юнысов, М.Мөрсәлимов) күчмә кубокны үзендә калдыруга иреште. Икенче урынга 1нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы (Н.Коротаев, Э.Измайлов, И.Камалиев) чыкты, өченче урынны 3нче мәктәп командасы (Р.Хәмидуллин, Э.Галиева, Н.Гыймаев) яулады.
"Хезмәткә дан" газетасының элекке баш мөхәррире, әлеге турнирның чишмә башында торган Фәнис Шәйдуллин истәлегенә багышланган махсус бүләкләр шәхси зачетта беренчелеккә ирешкән уенчыларга бирелде. Беренче урынны 5нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Д.Галимов алды, икенче урынга "Жилэнергосервис-Баулы" ЧҖҖ хезмәткәре Р.Джаманкулов, өченче урынга казначейлык хезмәткәре Т.Корбанов чыкты. Бүләкләрне "Хезмәткә дан" газетасының баш мөхәррире Азат Зиннуров һәм Фәнис Исмәгыйль улының тормыш иптәше Хәмдия апа Шәйдуллина тапшырды.
Иң күп балл җыйган Динар Галимов әйтүенчә, ул инде берничә тапкыр ярышларда җиңүгә ирешкән, ә бу турнирда беренчелекне тәүге мәртәбә яулаган. Әмма соңгы тапкыр түгелдер, чөнки, үзе әйтүе буенча, шахматлар аның өчен мавыгу гына түгел, тормыш рәвеше.
Турнир тәмамланды. Ул янә шахматларның бик файдалы һәм мавыктыргыч, әмма катлаулы шөгыль, тырышлык таләп итүче хезмәт булуын исбатлады. Ә район газетасы оештырган турнир, 18 яшенә җитеп, авырлыкларга карамастан, үзенең яшәүгә сәләтле икәнлеген раслады. Бүгенге көнгәчә ул иң демократик һәм популяр шахмат ярышы булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев