Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә яңалык

РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда кабул ителгән 354нче санлы карары торак-коммуналь хезмәтләргә исәп-хисап ясауның һәм счёт-квитанцияләр тутыруның яңа кагыйдәләрен раслады. Әлеге үзгәрешләрне сентябрь өчен түләү кәгазьләре алган кешеләр сизмичә калмаганнардыр.

Сентябрьнең түләү кәгазьләре башкачарак эшләнгән. Беренчедән, хезмәтләр исемлеге 2 категориягә бүленгән: коммуналь хезмәтләр (су, канализация, җылылык) һәм торак хезмәтләре (подъездларны җыештыру, ишегалдын карау, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, дератизация, агымдагы һәм капиталь ремонт, торак фонд белән идарә итү һәм башкалар). Һәр категориягә үз түләү суммасы куела, шушы ике күрсәткеч йомгаклау суммасына чыгарыла.

Счёт-квитанциянең түбәнге өлешендә кулланылган хезмәтләр таблицасы күрсәтелгән. Мәсәлән, салкын су буенча аерым графада тулаем йортта кулланылган су (гомумйорт исәпләү приборы һәм ОДН күрсәткечләре буенча аерым) һәм конкрет фатирда тотылган су күләмнәре (нормативлар яки тапшырылган счётчик күрсәткечләре һәм әлеге фатирга исәпләнгән туры ОДН аерым) күрсәтелгән. Таблицаның соңгы баганасында кулланылган суның ОДН чыгымнары да кертелгән ахыргы күләме язылган.

Шундый ук аңлатмалы таблица җылылык буенча да биреләчәк.

Агымдагы елның сентябреннән ОДН күләме торак һәм торак булмаган биналарны биләүчеләр арасында бина мәйданына пропорциональ рәвештә исәпләнеләчәк һәм бүленәчәк.

Бердәм исәпләү үзәге директоры Дамир Фәйзуллин белән бергә без С.Сәйдәшев урамындагы 3нче йортның бер бүлмәле фатирына яздырылган счёт-квитанцияне карадык. Мәсәлән, 9нчы графада тариф буенча исәпләнелгән сумма күрсәтелгән: бу фатирда ул 140,96 сум тәшкил иткән. Әлеге сумма каян килеп чыккан? Фактта 4 куб.м. су кулланылган, бу күрсәткечкә фатир мәйданына карап исәпләнгән (29,7 кв.в.) ОДН - 1,071 куб.м өстәлә. Нәтиҗәдә, кулланылган су күләме 5,071 куб.м (7нче графа) килеп чыга. Бу күрсәткеч хезмәт бәясенә - 27,80 сумга (8нче графа) тапкырлана. Һәм 9нчы графада ахыргы исәпләү (5,071х27,8= 140,96) күрсәтелә. Ә 10нчы графада ОДНнан тыш, фактта кулланган хезмәт бәясе күрсәтелгән (4 куб.мх27,80=111,2 сум). Ахыргы исәпләү (түләү өчен), билгеле - 140,96 сум.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең яңа кагыйдәләре торак йортларда яшәүчеләрне һәм бу йортта урнашкан юридик затларны, кибетләр, аптекалар, чәчтарашханәләр һәм башкаларның хокукларын тигезләштерде. Әгәр дә элек торак булмаган биналар ияләре ОДН түләмәг булсалар, хәзер аларга да кулланылган ресурс өчен түләргә туры киләчәк.

Д.Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, гомумйорт һәм фатир счётчиклары күрсәткечләрен бер үк вакытта алу мөһим. Моны ай саен бер үк көнне башкарырга кирәк. Йортларда яшәүчеләр моңа күзәтчелек итәргә һәм пунктуаль булырга тиеш. Шулай ук подваллардагы аварияләрне дә вакытында искәрү бик мөһим, чөнки битарафлык өчен һаман да үзләренә түләргә туры киләчәк. Бер сүз белән әйткәндә, барыбызга да хуҗа булырга һәм барысын да күреп өлгерергә туры киләчәк.

Счёт-квитанцияләрдә шулай ук ТКХ өчен түләүләргә социаль яклау чаралары, шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләре турында мәгълүматлар бирелгән таблицалар да кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев