Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Түбәсез калдылар

Дүшәмбегә каршы төндә көчле җил булды. Ул Исергәп авылың төп административ бинасына җитди зыян салды.

Безнең заманда яңалыкларны интернет аша бик тиз белеп була, һәм шунысы мөһим - рәсми чыганаклардан гына түгел. Бөтендөнья челтәреннән файдаланучы һәр кеше үзен хәбәрче буларак сынап карый ала. Без дә Исергәптәге хәл турында очраклы рәвештә, "Вконтакте" социаль челтәренең "Исергәп" төркеме җитәкчеләренең берсенең хәбәрен күреп белдек. Ул үзен "Динар Иванов" дип атый. Сылтама - http://vk.com/kapron_studio. Шунда ук фотолар да урнаштырылган.
Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин һәм "Урал" ЧҖҖ җитәкчесе Хәким Газзалиев безгә хәбәр иткәнчә, түбәсен җил очырган бина - "Урал" җәмгыяте милеге. Беренче этажда авыл җирлеге башкарма комитеты һәм почта элемтәсе бүлекчәсе урнашкан, икенчедә - хуҗалык бухгалтериясе. Түбә һәм бәпкәлек якын-тирәдә ята, профнастил кисәкләре кайбер агачларны кисеп ташлаган. Аллага шөкер, кешеләр зыян күрмәгән.
Шулай итеп, хәзер Исергәп кешеләренең мәшәкатьләре артты. Бу көннәрдә анда су басуга каршы чаралар күрелә, беренче чиратта кар сулары өчен канаулар ясау белән шөгыльләнәләр.
Без интернеттан файдаланучы барлык райондашларыбызны яңалыклар турында газетабыз сайтлары, электрон почта аша хәбәр итәргә, аларны "Вконтакте" социаль челтәрендәге безнең "Баулы - Слава труду" төркеме стенасында (http://vk.com/club33383487) язып калдырырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев