Татар Кандызы халкы зиратларда өмә оештырды
Язгы өмәләрне дәвам итеп, санитар- экологик айлык кысаларында зиратларда да җыештыру эшләре бара. Бүген Татар Кандызы авылы халкы өч зиратта да берьюлы өмәләр оештырдылар.
Өмә барышында вак куаклар, зур агачларны кискәннәр, җыештыру эшләрен башкарганнар.
-Бу юлы өмәләрне махсус ял көненә туры китереп алдан игълан иткән идек. Читтә яки районда гына яшәгән авылдашлар кайтыр дигән өмет бар иде, тик ике генә авылдашыбыз кайтты, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыбуллин. - Өмәләргә хәзер күбрәк өлкән яшьтәгеләр килә инде. Авылларны, зиратларны төзек итеп тоту- ул безнең исәннәрнең бурычы бит. Минем үземнең дә бабаларым, әткәй- инәки, апам һәм энем шушы зиратта җирләнгән. Мәрхүмнәрнең мәңгелек йортын җыештырып торырга кирәк.
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, ел әйләнәсе читтә яшәп вафат булган авылдашларны алып кайтып җирләү очраклары еш була. Тик җирләп китәләр дә, күбесен оныталар. Зираттагы каберләрне дә җыештырып торырга кирәк.
-Безнең авылдан чыккан кешеләр илнең төрле төбәкләренә таралган. Ел саен үзара салым да җыябыз,- ди авыл җирлеге башлыгы.- Шул вакытта да төрле белдерүләр җибәрәбез, ә кушылучылар сирәк. Югыйсә, үзара салым акчасының күләме дә 200-300 сум гына тәшкил итә. Ә шул акчаларны без зиратларны төзекләндерүгә дә тотабыз бит. Берничә тапкыр зур техника яллап зур агачларны кисү, чыгару эшләрен дә оештырдык. Аларның барысы да акчага эшләнә. Шулай да өмәләргә килгән авылдашларыбызга зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев