Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Сыерлар кемгә үпкәләгән?

Сыерлар сөйләшә белми. Ләкин аларны начар ашатсаң һәм тәрбияләмәсәң, алар сөт һәм үрчем бирүдән туктыйлар.

Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре терлекчелектәге төп проблемаларны билгеләделәр. Болар - савымның сезонлы кимүе һәм үрчем алу эшенең тиешенчә оештырылмавы. Күп кенә хуҗалыкларда азыкка өстәмәләр сатып алынмаган һәм ашлык фуражын ферментлаштыру үткәрелмәгән. Кайбер җитәкчеләр терлекчеләр һәм савымчылар җитмәүдән зарланалар.
Район башлыгы күп кенә аргументлар белән килешмәвен белдерде:
- Элекке еллардан аермалы буларак, хәзер азык җитәрлек. Барысы да эшне оештыруга бәйләнгән, - диде ул.
Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, хезмәткәрләр турында кайгыртырга кирәк. Әгәр дә терлекчеләр һәм савым-чылар минималь хезмәт хакы алалар икән, терлекче хезмәтен стимуллаш-тыру турында сүз була аламы? Район җитәк-
челеге таләбе нәтиҗәсендә хуҗалыкларда, ниһаять, коллектив килешүләр төзегәннәр. Ләкин алар эшләми, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев.
- Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләрнең нибары бишесе генә авыл хуҗалыгында эшләргә калды: өчесе Новозареченск авыл җирлегендә һәм берәр кеше - Татар Кандызында һәм Удмурт Ташлысында, - дип билгеләп үтте Альберт Хәбибуллин. - Ә бит элекке заманнарда андый егетләрнең һәрберсе белән колхоз рәисе дә, авыл Советы рәисе дә шәхсән очрашканнар, аларның киләчәккә планнары белән кызыксынганнар, эшкә урнаштырырга, йорт төзергә ярдәм иткәннәр. Барысы да - кадрлар хәзерлеге, эш хакы һәм хезмәтне саклау да, технологияләрне үтәү һәм икътисад күрсәткечләре дә - бер-берсенә бәйләнгән.
Киңәшмәдә бер сыерга уртача көнлек савым түбән тәгәрәп 3 литрга калган авыл җирлекләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре тәнкыйтьләнде. Сөтнең сыйфаты да сөенерлек түгел, бу да, һичшиксез, табыш алуда чагылыш таба.
Район башлыгы агымдагы ел күрсәткечләрен анализларга кушты. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы производствосы объектларын саклауны тикшерү буенча төнге рейдларны дәвам итәргә күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев