Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Солдат булып карадылар

Хәрби хезмәт үтәргә тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы беренче мәртәбә Баулыда узды.

Спартакиада республикада хәрби хезмәткә әзерләү, аның дәрәҗәсен күтәрү, техник һәм гамәли спорт төрләрен популярлаштыру, егетләрнең әзерлек дәрәҗәсен бәяләү, патриотик тәрбия бирү максаты белән ТР хәрби комиссариаты һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы тарафыннан оештырыла. Зона этабында иң көчлеләрне ачыклау өчен, бу көнне "Нефтьче" стадионына Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Баулы командалары җыелды.
Ярышларны ачканда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәмидуллин болай диде:
- Бүген Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы иң яхшы командалар ачыкланачак. Җиңүчеләр Казанда ярышның финал өлешендә катнашачак. Барыгызга да уңышлы финиш телим!
Россия гимны яңгыраганнан соң, спарта-киаданың баш судьясы Р.Ибраһимов егетләргә спорт станцияләренә таралырга боерды - булачак Ватан сакчыларын анда судьялар көтеп тора иде инде. Унар егеттән торган командалар барлыгы тугыз спорт төрендә - Калашников автоматын сүтеп-җыю, винтовкадан ату, турникта күтәрелү, каеклап йөгерү, гер күтәрү, граната ыргыту, армрестлинг, җирдән этәрелү һәм мини-футболда ярыштылар.
Баулы районы данын 5нче санлы мәктәпнең ОБЖ укытучы-оештыручысы Р.Ибраһимов җитәкчелегендәге команда яклады. Алар ярышларны хәрби дәрт һәм җиңүгә омтылыш белән башладылар. Уеннарны ачкан армрестлингта алдынгылыкка чыга алмасалар да, егетләр башка ярышларда сынатмадылар. Яхшы хәрби һәм спорт әзерлеге күрсәтеп, алар югары күрсәткечләргә ирештеләр һәм Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләренең көчле командаларыннан бик әзгә генә калыштылар.
Команда егетләре А.Желованов, Р.Насыйбуллин, Н.Багижев сүзләренә караганда, аларга ярышларда ОБЖ дәресләрендә алган белемнәре, даими спорт белән шөгыльләнү ярдәмгә килгән. Мондый чараларның файдасы булачак Ватан сакчылары өчен бик тә зур, чөнки алар ихтыяр көчен, сәламәтлекне ныгыта, бердәмлеккә өйрәтә. Спартакиада - армия хезмәте түгел, әлбәттә, әмма әлеге егетләр өчен хәрби хезмәт авыр булмас дип ышанасы килә.
Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Бөгелмә командасы беренчелекне яулады, Әлмәт - икенче, Баулы - өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев