Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Сочида узучы Олимпиада алдыннан Баулы укучылары 1980елда Мәскәүдә узган Олимпиада шаһиты белән очраштылар

Кичә туган якны өйрәнү музеенда 2нче мәктәп укучылары Баулының мактаулы гражданины Петр Зотагин белән очраштылар.

Музей хезмәткәрләре Баулы шәһәренең мактаулы гражданины исемен йөртүче кешеләр белән очрашулар уздырырга планлаштыралар. Бу чара Мәдәният елына багышлана.

Балалар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар союзы әгъзасы, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, хәзер эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре Петр Зотагинның авыр балачагы, яшүсмер вакыты, яшьлеге турындагы хикәясен кызыксынып тыңладылар.

Сочида узачак Олимпиада турында да сүз булды. Петр Зотагин үзенең 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпиадада ачылу һәм ябылу тантаналары узган үзәк стадионда тәртип саклауда катнашырга туры килгәнен сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев