Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Сәламәтлек саклау министры – Баулыда

Бүген Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Баулыда булды. Ул Баулы район үзәк хастаханәсе коллективына яңа баш табибны тәкъдим итте. Ул - моңа кадәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика һәлакәтләр медицина үзәге директоры булып эшләгән 47 яшьлек Глеб Алексеев.

Айрат Фәррахов күпьеллык хезмәтләре өчен элекке баш табиб Әнәс Галимовка рәхмәт белдерде һәм аңа рәхмәт хаты тапшырды. Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин да аны шулай ук рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Министр: "Яңа җитәкченең төп бурычы - хастаханәгә рекоснтрукция үткәрү", - дип билгеләп үтте. Эш күләме зур - республика президенты ярдәмендә бүлеп бирелгән 100 миллион сум чамасы. Реконструкция хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, модернизацияләү, реструктуризацияләү, авыруларны максималь нәтиҗәле дәвалау һәм медицина хезмәткәрләре биредә үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен тулы дәрәҗәдә тормышка ашыра алсыннар өчен кирәк. Боларның барысы да гомер озынлыгын, туучылар санын арттыруга, үлем-китемне киметүгә юнәлдерелгән.

Хастаханә бинасын карау барышында министр, бүлекчәләрнең зур территориядә төрле биналар буенча бүлгәләнүен билгеләп узды. "Аларны берләштерү бушатылган биналарны медикларга торак өчен бирүгә мөмкинлек тудырачак", - дип киңәш бирде Айрат Фәррахов. Биредә үзәк аптека өчен бина бүлеп бирергә мөмкин. Кунакны реконструкция планы белән таныштырдылар, ул хастаханәнең бала тудыру бүлегендә һәм башка биналарында булды.

Аннан соң Татарстан Республикасының баш инвестицион-төзелеш идарәсе начальнигы Рәшит Нуруллин һәм төзелеш фирмалары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев