Салих авылында яуда калганнарны искә алдылар
Бүген Баулы районы Салих авыл җирлегендә дә Бөек Ватан сугышы елларында яуда калганнар истәлегенә митинг оештырылды. Чарага укытучылар, мәктәп укучылары һәм авыл кешеләре килде.
Салих авылыннан 150 кеше Бөек Ватан сугышына киткән. Шуларның 70 кире туган якларына әйләнеп кайтмаган.
– Минем әбиемнең әтисе Төхвәтуллин Кагбеләхбәр Төхвәтулла улы 1941 елда сугыш башланганның беренче көннәреннән үк фронтка китә, –дип сөйләде тугызынчы сыйныф укучысы Зилия Мәҗитова. – Бабам анда элемтәче була. 1945 нче елда гына туган якларга әйләнеп кайта. Сәламәтлеге какшаган була. Ул Мәскәү, Сталинград шәһәрләрен азат итүдә катнашкан.
– Әбиемнең әтисе Сәйфетдинов Шәвәли Сәйфи улы 1942 елны Бөек Ватан сугышына алынган, – дип дәвам итте Айдар Төхвәтуллин. Ул да тугызынчы сыйныф укучысы. – Бабам 1945 нче елга кадәр сугышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсе аша үткәргән. Мин бабамның батырлыклары белән горурланам. Чөнки ул Ленинградны камалыштан чыгаруда да өлеш керткән.
Салих авылында узган митинг җирлек башлыгы Заһит Галләметдиновның котлау һәм искә алу сүзләре белән башланып китте. Салих авылында күптән түгел генә сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне яңартырга ярдәм иткән иганәче, шул авылдан чыккан Илдар Габдрахмановка да рәхмәтен җиткерде.
– Авылдашыбыз ярдәме белән Салих авылында зур эшләр башкарылды. Изге эшләре өчен аңа авылыбыз халкы исеменнән рәхмәт җиткерәм, – диде ул. –Чынлап та, авылларның киләчәге безнең кулларда икәнен онытмасак иде. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләребез изге урыннар, аларны төзекләндереп, яңартып торырга бурычлы без. Һәйкәл яңартылып, хәтер тактасына язылган һәр авылдашыбыз исеме дә яңартылды, һәйкәл тирәли яңа брусчатка җәелде, ихата куелды. Яуда калганнар мәңге безнең хәтердә.
Чара мәктәп укучылары чыгышы белән үрелеп барды. Искә алу чарасы һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмам булды. Салих авылында гомер итүче ике тыл ветеранына бәйрәм уңаеннан күчтәнәчләр салынган пакетлар тапшырылды.
Фото: Чәчкә Бәдриева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев