Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Район газетасына язылу дәвам итә

“Хезмәткә дан” район газетасына язылу декадасы башланды. Акция 3-13 декабрьдә үткәрелә, аның барышында “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына ташлама белән язылырга мөмкин.

Безнең төшерү төркеме, Кызылъяр авылына барып, җирле  почта бүлекчәсе   начальнигы Зөлфирә Тәхаутдинова белән аралашты.

– Хәзерге вакытта газеталарга язылу яхшы гына бара. Халык декаданы көтеп алды: бу көннәрдә язылачак кешеләр алдан әйтеп куйдылар. Безнең халык газета укырга ярата,– дип сөйләде Зөлфирә Тәхаутдинова.

Ул арада җирле почтальон Дания Госсамова да килеп җитте. Без аның турында Баулы районының актив почтальоннарының берсе буларак язган идек. Салкыннарга, кар-бураннарга карамыйча, авыл халкына газета-журналлар тарата ул. Хәзер, язылу декадасында, аны аеруча көтеп алалар. “Баулы-информ”, газетага язылуга ташламадан тыш, акция дә уздыра, газетага язылып, бер капчык бәрәңге, шулай ук яңа телевизор отарга була. Дания апа кызылъярларга бу хакта да сөйләячәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Кызылъяр халкының күбесе “Хезмәткә дан” газетасына декадага кадәр үк язылган. Биредә газетаны яраталар һәм көтеп алалар. Бу хакта безгә Җәмил Игътисамов сөйләде.

  • Газетаны даими алдырабыз. Авылларда  һәм районда  булган хәлләрдән хәбәрдар булып торасыбыз килә, – ди Җәмил абый. – Дания – иң яхшы почтальон, ул азык-төлек тә китерә, пенсияне дә вактында алып килә. Без “Хезмәткә дан”га язылдык инде, акциядә катнашырга уйлыйбыз. Район газетасын күптәннән алдырабыз. Безнең өйдә тулы бер китапханә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев