Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Онытырга хакыбыз юк

Бүген Баулының түбән өлешендәге мемориаль комплекс янында Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Митингта район җитәкчеләре, ветераннар, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты. Баулылыларны район башлыгы Альберт Хәбибуллин, Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов котладылар. Сугыш турында истәлекләре белән Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Митряшкин һәм тыл ветераны Сәкинә Әхмәтшина уртаклашты.

- Безнең барыбызны да шулкадәр берләштергән башка мондый көн юк. Без тыныч вакытта тудык һәм сугыш ачысын кичермәдек, әмма бу сугыш Баулыда яшәүче һәр гаиләгә кагылды. Һәр елны 8 май көнне әлеге тарихи урынга Баулы җиреннән Бөек Ватан сугышына китүчеләр истәлеген хөрмәтләү өчен жыелабыз. 71 ел элек сугышка китүче якташларыбыз биредә үзләренең хатыннары, балалары, ата-аналары, күршеләре белән хушлашкан. Баулы авылының әлеге урыныннан 488 егет һәм кыз фронтка киткән, аларның 241е әйләнеп кайтмаган. Бөек Ватан сугышы тарихына якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары Гавриил Евсеев, Иван Зиновьев, Михаил Панарин, Фатыйх Шәриповның исемнәре мәңгелеккә кереп калды. Сугыш тәмамлануга 67 ел узды, әмма сугыш кырларында ятып калганнар, яралардан, ачлыктан һәлак булганнар, концлагерьларда газапланганнар, исемнәре билгеле һәм билгесез булган каһарманнар, бүгенге көнне күрә алмаган ветераннар турында уйлаганда йөрәкләребез әле дә сыкрый, - диде Альберт Галимҗан улы үзенең чыгышында.

Бөек Ватан сугышы корбаннарын митингта катнашучылар бер минутлык тынлык белән искә алды. Тантаналы митинг мемориаль комплекска чәчәкләр һәм венок салу белән тәмамланды.

Митингтан соң район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин һәм район Советының оештыру бүлеге начальнигы Ильяс Гозәеров сугыш һәм хезмәт ветераны, сугыш ветераны толы туксан бер яшьлек Рәйхана Мөхәммәткәримовага РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбубәкеров бүләген - азык-төлек тупланмасын тапшыру максаты белән аның өендә булдылар. Рәйхана ханым сугыш башланганда Карелиядә яшәгән, ул окоплар казуда катнашкан, аннары башка-хатын кызлар белән яралыларга ярдәм күрсәткән. Җиңү көнен Баулыда каршы алган.

- Ул көнне мин бакчага черек бәрәңге җыярга бардым. Бер чиләккә якын җыйгач, аны елгага юарга киттем. Шунда "Сугыш беткән!" дип кычкырганнарын ишеттем, сөенечемнән хәтта чиләгем белән бәрәңгене калдырып йөгердем, - дип сөйли ул.

Тормыш иптәше, бүген инде мәрхүм Харис ага белән алар дүрт кыз тәрбияләгәннәр, Рәйхана ханымның сигез оныгы, унсигез оныкчыгы бар. Сугыш ветеранының тол хатыны бүген Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча федераль программа кысаларында алган фатирда яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев