Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Маратка ярдәм итик!

Берникадәр вакыт элек без Марат Ильясов турында язып чыккан идек инде. Һәм янә игътибарыгызны аның белән булган хәлгә юнәлтәбез. Ул тетрәндерә, уйланырга мәҗбүр итә. Маратка Германиядә дәвалану өчен ярдәм кирәк. Һәм хәзер безнең һәрберебез, СМС-хәбәр җибәреп, аңа булышлык итә ала.

Асылда, сүз могҗиза турында бара. Коточкыч һәлакәткә юлыгып, хәрәкәтсез калып яткан егетнең сәламәт, тулы канлы тормышка кайтуы турында. Марат үзенә күрә бер могҗиза ясады инде - чиксез түземлелек, ихтыяр көче, шулай ук әнисе Гәйшә ханымның олы мәхәббәте һәм тырышлыгы ярдәмендә ул, һәр адым бик авыр бирелсә дә, акрынлап аякка баса. Һәр көнен үзе билгеләгән тәртип буенча яшәп: китаплар укып, инглиз телен өйрәнеп, тәүлегенә берничәшәр сәгать тренажёрларда шөгыльләнеп, рухи, интеллектуаль яктан үз өстендә эшләп, ул хыялына якынлаша. Хыялы - савыгып, башкаларга ярдәм итә алу. Марат кулыннан килгәннең барысын да эшли. Әмма савыгу юлы бик озын һәм авыр. Ялгызы гына үтәрлек түгел. Бәхеткә каршы, Баулыда аңа ярдәм күрсәтергә әзер кешеләр байтак булды. Ләкин савыгуның бәясе бик зур шул, операция һәм дәвалану 2 миллион сумга якын тора. Шуңа күрә Марат сезгә мөрәҗәгать итә, хөрмәтле якташлар.
"Кадерле дуслар, ярдәм күрсәткәнегез өчен барызга да бик зур рәхмәт! Сезнең булышлык белән кирәкле сумманың яртысын җыеп булды. Мөмкин булса, мин тагын бер кат сездән ярдәм сорар идем. Мин СМС-акция оештырдым. Мөмкинлеге булган кешеләрдән кыска номерга СМС җибәрүләрен сорыйм. СМСның хакы - 40 сум. Теләге булган кеше зуррак сумма да җибәрә ала. Моның өчен marat сүзеннән соң шул сумманы язарга кирәк.
Түбәндә СМС җибәрү инструкциясе:
1. "Мегафон", "МТС" һәм "Билайн" абонентларына 7522 номерына, marat сүзен язып, СМС җибәрергә кирәк.
2. Сезгә, раслау өчен, җавап СМС киләчәк. Анда күрсәтелгән саннарны һәм хәрефләрне язып, җавап кайтарырга кирәк.
3. Зуррак сумма җибәрергә теләүчеләргә, marat сүзеннән соң ара калдырып, шул сумманы язарга кирәк. Мәсәлән: marat 100. Яки marat 300. Ул сумма счёттан алыначак.
Зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә сезгә саламәтлек бирсен!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев