Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кыр куяны очрамаган

Ял көннәрендә районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләрен башлап җибәрде.

"Берлек" җәмгыяте игенчеләре кыр эшләренә шимбә көнне үк керештеләр. Иң беренче булып, тракторына БДМ агрегаты тагып, алдынгы механизатор Радик Якупов басуга "аяк баскан" һәм иртә культура чәчеләсе басуны эшкәрткән. Якшәмбе көнне башка механизаторлар да басуда эш башладылар, алар күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм өстәмә тукландыру эшенә керештеләр.

Баулы-Томбарлы юлы буенда күпьеллык үлән чәчелгән басуны тырмалау белән шөгыльләнүче Расыйх Кашапов (рәсемдә) янында тукталып, без "Берлек" җәмгыяте механизаторларының кәефләре белән кызыксындык.

- Кыр куяны очрамады. Ул очраса техника ватылып интектерә дигән ырым бар бит. Барысы да әйбәт булыр дип ышанам. Һава торышы әйбәт, безнең кәефләр күтәренке, үзебезгә йөкләнгән эшне вакытында башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз, - диде ул. Утыз елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче бу механизатор һәр ел саен иртә яздан кара көзгә кадәр басуда эшли. Кукуруза, көнбагыш басуларын карау һәм эшкәртүне хуҗалык җитәкчелеге күп еллардан бирле аңа йөкли һәм эш нәтиҗәсеннән канәгать.

- Һава торышы безнең файдага эшли, - диде безгә район буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Наил Галиуллин. - "Берлек", "Кызылъяр", "Николашкино", "Поповка" җәмгыятьләре, "Исламгалиевлар" КФХ эшне беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Аларга хәзер башкалар да кушылды. Кайберләре бүген-иртәгә иртә сабан культураларын чәчүгә керешәчәкләр.

Көннәр кинәт җылынып китү нәтиҗәсендә кар тиз эрегәч, быел уҗымнарны кар гөмбәчеге авыруы зарарларга өлгермәгән. Температура көндез дә, төнлә дә җылы торгач, хәлсезләнеп беткән уҗымнар да тернәкләнеп киткәннәр. Саргайган ужымнарның күз алдында яшел хәтфәгә әверелеп баруын күрү һәм тургай җыры игенчеләргә илһам бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев