Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кем сөенмәс мондый бүләккә?

Узган шимбәдә Татар Кандызы авылы мәктәбенең хоккей мәйданчыгында үткәрелгән чара чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде.

Әлеге тантананы үткәрүгә "Татнефть" ААҖ мәктәп укучыларына һәркайсы 10шар мең сум торучы 12 комплект хоккей кирәк-яраклары бүләк итү сәбәпче булды. Нефтьчеләр хәйрия ярдәмен район башлыгы Альберт Хәбибуллинның мөрәҗәгатенә җавап итеп күрсәттеләр.
Укучылар белән спорт-сәламәтләндерү эшләре алып бару өчен шартлар тудыруда ярдәм күрсәткән өчен эчкерсез рәхмәт йөзеннән мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин район башлыгына, Боз сарае директоры Илнур Хәйруллинга, Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллинга, фермер Вахит Исламгалиевка рәхмәт хатлары тапшырды.
Илнур Хәйруллин яшь хоккейчыларга тагын бер бүләк - яңа кәшәкәләр комплекты алып килде. Ул шулай ук, авылда хатын-кызлар хоккеен үстерү максатыннан, мәктәп кызларын хоккей кирәк-яраклары белән тәэмин итүне күздә тотуы турында белдерде.
Үзешчән фигурачы кызларның төрле төстәге шарлар һәм гирляндалар белән чыгыш ясаулары бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәм чарасы ахырында урта һәм өлкән сыйныф укучылары, ике командага бүленеп, иптәшләрчә матч оештырдылар. Алар арасында, бәлки, киләчәктә район һәм хәтта республика хоккей командалары әгъзалары булачак егетләр дә бардыр. Ничек кенә булмасын, хәзер аларның мәктәпләрендә спортны үстерү өчен уңай шартлар булдырылды.
Татар Кандызы авылында хоккей корты инде өченче елын эшләп килә. Ул авыл җирлеге җитәкчелеге, мәктәп коллективы һәм укучыларның әти-әниләре көче белән төзелгән. Үз вакытында авыл фермерлары һәм "Баулылес" ДБУ директоры Раил Сабиров та зур ярдәм күрсәткәннәр.
Хоккей мәйданчыгы бер дә буш тормый. Биредә һәрчак татар җырлары яңгырый, прокатка бушлай тимераяклар һәм кәшәкәләр бирү оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев