Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кар суы мәкерле

Якшәмбе көнне температураның кинәт күтәрелүе кайбер торак пунктларны су басуга сәбәп булды.

Су басу турында беренче булып "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Исергәп" төркеме җитәкчеләренең берсе Булат Иванов хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, авыл кешеләре якшәмбе көнне иртән су басуын күргәннәр. Казан һәм Ленин урамнарын су баскан, урыны белән тирәнлек бер метрга җиткән. Урамны резин итексез үтәрлек булмаган.

МЧС идарәсе Исергәптә ике урамда 23 йортны су басуын раслады. Елгада су өч метрга күтәрелгән.

Сишәмбе көнне Татар Томбарлы авылында өч урамдагы 27 йортка су үтеп кергән. Фото һәм видео "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Татарская Тумбарла" төркемендә урнаштырылган. "Татар-информ" агентлыгы 20 кешенең, шул исәптән 14 баланың мәктәпкә эвакуацияләнү турында хәбәр итә. Исергәптә 13 кеше авыл мәктәбенә эвакуацияләнгән. Моннан тыш, Томбарлы елгасы аша күперне һәм Р239 Казан-Оренбург автоюлының 364нче километрындагы юл участогын су баскан, аның биеклеге 15 сантиметр тәшкил иткән.

Дүшәмбе көнне, Шалтыда су биеклеге 2,8 метр тәшкил иткән, Тукай, Чкалов урамнарына су кергән, дигән мәгълүмат булса да, Шалты һәм Кандыз авылларында йортларны су басуы расланмады. Районда зыян күргән кешеләр юк.

Коткару эшләрен координацияләү өчен, безнең районга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының министр урынбасары Эмиль Фазлыев җитәкчелегендәге берләштерелгән оператив төркеме килде.

Динар Иванов фотосурәте (Исергәп)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев