Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кандыз мәчетен танырлык түгел

Капиталь төзекләндерүдән соң, Татар Кандызы авылындагы “Шәйхулла” мәчетен ачу тантанасы булды.

Тантаналы ачылыш мәчет имамы Инзил хәзрәт Имаметдиновның Коръән аятьләре укуы белән башланды. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре, республика һәм Баулы районы җитәкчелеге һәм мәчетне төзекләндерүгә иганә ярдәме күрсәткән якташыбыз  Илдар Габдрахманов килде.

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров билгеләп үткәнчә, мәчетне хәзер танырлык түгел. Ул тулысынча яңартылган.

“Мәчетнең стенасы гына калган иде. Бүген аның икенче туган көне дип тә әйтергә була. Шуңа, Илдар Нуруллович, сезгә бик зур рәхмәт! Мәчетне төзекләндерүгә авыл халкы, Кандызда туып-үскән авылдашлар да зур өлеш кертте. Кыска гына вакыт эчендә төзүчеләр шундый матур күркәм мәчетне төзеп тә куйдылар", – дип сөйләде район башлыгы.

Капиталь ремонтның подрядчы оешмасы җитәкчесе Диния нәзарәте рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җирлек башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин төп иганәче Илдар Габдрахмановка, якташлары исеменнән, түбәтәй тапшырды. Тантанага килгән авыл халкы да бик рәхмәтле аңа. Алар мәчетнең яңаруына бик сөенә. 

“Мәчетебезне төзекләндерүгә бик сөенәбез, бөтен авылыбыз сөенә, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Халидә Фәритова. –
Моны бик нык көттек без. Иң беренче башлап, авылыбызда мәчетне торгызучы Шәйхулла абзый. Аның рухлары сөенер, урыннары җәннәттә булсын. Аны дәвам итүче Инзил хәзрәткә уңышлар телибез. Барча авыл халкыбызга рәхмәт, нык ярдәм иттеләр. Барлык җитәкчеләргә, мәчетне ремонтлауга ярдәм күрсәткән барча авылдашларга Алланың рәхмәте яусын. Авыл халкы мәчеткә йөрсен иде, аеруча яшьләр. Илләребез тыныч һәм имин булсын. Авылыбыз бетмәсен иде, буш өйләргә, читтән кешеләр кайтып, авылыбыз зураеп, бөтен халык намазлы булып,  куана-куана яшәргә, Аллакаем, насыйп әйләсә иде”.

Тантаналы ачылыштан соң, кунаклар һәм авыл халкы изге йорт эченә уздылар, барлык уңайлыклары булган мәчеттә бергәләп намаз укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев