Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Камилләшүнең чиге юк

Социаль яклау идарәсенең йомгаклау җыелышында муниципаль район башлыгы әлеге тармак вәкилләренең игътибарын эшкә заманча таләпләр куелуга юнәлтте.

Социаль яклау идарәсе начальнигы Светлана Аджалова социаль яктан якланмаган гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны тәэмин итү максатыннан 2011 елда башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Районда яшәүче 12 меңгә якын кеше социаль яклау идарәсе аша төрле түләүләр алган. Әлеге максатларда республика бюджетыннан 60 млн. сум акча сарыф ителгән. Халыкның аерым категорияләренә республика бюджетыннан якынча 2 млн. сумлык ярдәм күрсәтелгән. Торак бина һәм коммуналь хезмәтләргә түләнергә тиешле субсидияләрне алу өчен, идарәгә 4 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Аларга республика бюджетыннан 24 млн. сум акча түләнгән. Тулаем алганда, 2011 елда социаль ярдәм күрсәтүгә республика бюджетыннан, федераль бюджеттан һәм социаль иминият фондыннан 80 млн. сум чамасы акча тотылган.
Муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең күптән түгел билгелән-гән җитәкчеләрен хәл ителергә тиешле проблемалар, аларны хәл итү юллары турында үз фикерләрен белдерергә чакырды. Үзенең чыгышында ул халыкны социаль яклау тармагы алдында торган бурычларны хәл итү турыдан-туры кадрларга бәйле булуын билгеләп үтте.
- Бүгенге көн безнең алда яңа таләпләр куя, - диде Альберт Галимҗанович. Районда яшәүче 10 меңнән артык кеше - пенсионер. Замана пенсионерлары моннан 20 ел элеккеге өлкән яшьтәге кешеләрдән бик нык аерылалар. Халык белән очрашуларда бирелгән сораулардан хезмәткәрләребезнең әлеге категория кешеләр белән көндәлек эшне соңгы вакытта сүлпәнрәк алып баруы күренә. Монда социаль хезмәтләрнең мөрәҗәгатьләргә генә нигезләнеп башкарылуы да үз ролен уйнагандыр.
Әлеге тармак вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, А.Хәбибуллин социаль яклау хезмәткәрләренең үзенчәлекле эшне башкаруларын билгеләп үтте. Һәм бу эштә, элеккечә үк, халыкка нормаль, кешелекле мөнәсәбәттә булу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев