Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Иң оста савымчы “Берлек”тә эшли, иң яхшы көтү яңарту технологы - “Колос”та

(24 май) Бүген Баулы районындагы "Кызылъяр" җәмгыяте җәйләвендә савымчыларның һәм көтүне яңарту технологларының район һөнәри осталык конкурсы булды. Конкурс теоретик һәм практик өлештән торды, соңыннан ферма уңганнары спорт бәйгесендә дә көч сынашты.

Сыер савучылар арасында иң яхшы күрсәткечкә «Берлек» җәмгыятеннән Регина Ситдыйкова иреште. Икенче урында "Колос" җәмгыятеннән Наталья Макарова, өченче урында "Кызылъяр" җәмгыятеннән Римма Абдуллина. Көтүне яңарту технологлары арасында иң оста белгеч дип, узган елдагы кебек үк, "Колос" кооперативыннан Светлана Макарова табылды. «Кызылъяр» җәмгыятеннән Айгөл Миңнеәхмәтова аннан чак кына калышты. Өченче урынга "Николашкино" җәмгыятеннән Вера Потапова лаек булды. Конкурста җиңүчеләргә Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев