Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ходай бүләге

Халыкара гаилә көнендә шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә Газизовлар, Хәйруллиннар, Гыймаевлар, Сәлимгәрәевләр гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Баланың дөньяга килүе - олы куаныч, ә берьюлы икәү булса, бу ата-ана өчен икеләтә бәхет. Игезәкләр туу гомер-гомергә Ходай бүләге дип саналган. Быел Хәйрулиннар һәм Гыймаевлар гаиләләрендә дә чын могҗиза булды, аларның игезәк уллары Аяз һәм Нияз, Ансель һәм Адель дөньяга килде. Бәйрәмгә чакырылган тагын бер гаиләдә - Сәлимгәрәевләр гаиләсендә дә көтеп алынган өченче бала - Данир туган.

- Бу бәйрәмгә чакырылган күп балалы гаиләләр чын мәгънәсендә илнең демографик хәлен яхшырталар, - дип билгеләп узды үзенең котлау чыгышында район башлыгы Альберт Хәбибуллин. Ул әлеге гаиләләргә ана сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге буларак, бәйрәмгә әле күптән түгел генә алтын туйларын билгеләп үткән Газизовлар гаиләсе чакырылды. Аларны язмыш 1962 елда кавыштырган. Алар икесе дә Ютазы районыннан. Илдус Шәймиевич мәктәпне тәмамлау белән үк эшли башлаган, укытучы булып хезмәт иткән, соңрак ветеринария институтын, аннан соң ветеринария академиясен тәмамлаган. Ә Сәрия Галимовна мәктәптән соң педагогика институтына укырга керә, аны тәмамлагач, ире белән бергә Ютазы районына әйләнеп кайта, немец теле укытучысы булып эшкә урнаша, ә Илдус Шәймиевич ветеринария инспекциясендә баш зоотехник булып эшли башлый. Баулы районына күчеп килгәч, Илдус Шәймиевич җаваплы вазифаларны били, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары хезмәтен башкара, сөт заводы директоры була. Ә 1992 елдан һөнәри училищеда зооветеринария буенча белгечләр хәзерләү белән шөгыльләнә, шуннан лаеклы ялга китә. Сәрия Галимовна исә 1972 елдан лаеклы ялга чыкканчы әлеге училищеда чит телләр укыта. Әлеге бәхетле пар ике бала тәрбияләп үстергән, хәзер алар оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев