Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хат ташучыларны кызганыгыз!

Хат ташучылар район газетасын тараткан вакытта нинди проблемаларга юлыгалар? Безгә бу хакта Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлеше буенча шәһәр башкарма комитеты, полиция, төзекләндерү идарәсе һәм телевидение вәкилләре катнашындагы уртак рейд вакытында почта бүлеге хезмәткәрләре үзләре сөйләделәр. Рейд редакция инициативасы буенча оештырылды.

Баулы районының почтаны эшкәртү һәм күчерү цехы мәгълүматлары буенча, шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлеше ("кулаклар" бистәсе) почта юлламаларын китерү мәсьәләсендә иң проблемалы урын булып санала. Сәбәпләре - юлларның төзек булмавы да, почта тартмаларының куелмавы да, шулай ук... этләр дә.

Кайбер ишегалларында һәм күп фатирлы йортларда почта тартмаларының булмавы проблема тудыра. Почта тартмаларын сатып алырга теләмәүче кешеләр бар, шуңа күрә хат ташучыларга газеталарны яисә счёт-квитанцияләрне коймада, яки гараж капкасына кыстырып калдырырга туры килә. Мәсәлән, Зиновьев урамындагы 5нче йортның икенче подъездында тартмалар юк. Хат ташучылар счёт-квитанцияләрне беренче катта - өстәлдә, ә икенче катта - тәрәзә төбендә калдырырга мәҗбүр. Баулы районының почтаны эшкәртү һәм күчерү цехының эксплуатация бүлеге инструкторы Роза Нигъмәтуллинаның сүзләренә караганда, халык почта тартмаларын үзе сатып алырга тиеш. Алар якынча 300 сум тирәсе торалар.

- Кешеләрнең күбесе, тартманың төсе койма төсенә туры килми диләр! Гадәттә алар зәңгәр төстә, ләкин тартмаларны кабаттан буярга була бит, - ди ул.

Хәер, кайбер акыллы кешеләр шулай эшләгәннәр дә. Рейд барышында без шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә койма төсләренә туры китереп - көрәнгә, яшелгә буялган тартмаларны күрдек.

- Без, әлбәттә, күп кенә урамнарда чарасызлыктан секцияле тартмалар урнаштырдык. Алар инде иске, аннан газеталарны урлау очраклары да була, - дип борчылуын белдерә Роза Нигъмәтуллина.

Дөрестән дә, безгә, "Хезмәткә дан" газетасына абунә рәсмиләштергән чагында, шәһәрнең әлеге өлешендә яшәүчеләрдән еш кына, яисә тартмалар юк, яки газеталарны урлыйлар, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Шул сәбәпле кайберәүләр районкага яәылудан баш тарталар.

"Баулы №2" почта бүлекчәсе хат ташучысы Галия Гайфуллина шәһәрнең әлеге өлешенә хезмәт күрсәтә. Кышын, бер йорт ишегалдына кергәч, аңа бәйдән ычкынган эт ташлана. Аны, аркылы куеп өлгергән почта сумкасы гына коткарып кала. Кычкырган тавышка хуҗа йөгереп чыга. Хәзер хат ташучы пенсияне аңа капка янында гына тапшыра. "Кулаклар" бистәсендә хуҗасыз этләр дә шактый, арада хуҗалары борынчыксыз урамга йөрергә чыгарганнары да җитәрлек. Мәсәлән, Көнбатыш, Батыршин, Тау буе, Юбилей урамнарында яшәүчеләр үзләренең эшләрен иреккә еш чыгаралар.

- Административ хокук тәртибен бозулар турында ТР Кодексының 3.6 маддәсе буенча, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган һәм этләрне йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ беркетмә төзелә, эт хуҗасы 2,5 мең сум күләмендә штрафка тартыла. Этне борынчыксыз һәм бәйсез йөртергә ярамый. Капкада: "Сак булыгыз: усал эт!", - дигән табличка элү яхшырак", - ди полициянең участок вәкаләтлесе Георгий Захарян.

Бер хатын-кыз, үзенең күршеләренең 12 эт тотулары турында сөйләде, бәхеткә, хәзер алар дүртәү генә калган. Элек алар бөтен урам буенча чабып йөргәннәр, күршеләре хәтта судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Хәзер аларны вольерда тоталар.

- Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешенә хезмәт күрсәтүче хат ташучылар, нәкъ менә шул этләр аркасында эштән китә башладылар. Бу бик күңелсез хәл. Новозареченск бистәсендә дә бер үк эт хат ташучыга ике тапкыр һөҗүм итте, ул әле дә үз хисабына дәвалана. Этнең хуҗасына мөрәҗәгать иттек, ләкин ул әлегә кадәр бәйләнмәгән. Шуңа күрә кешеләргә тартмалар урнаштыруны һәм, әлбәттә инде, этләрне бәйдә тотарга сорап мөрәҗәгать итәбез, - ди Баулы районының почтаны эшкәртү һәм күчерү цехы начальнигы Рузилә Гыйниятова.

Берничә көннән икенче яртыеллыкка "Хезмәткә дан" газетасына язылу кампаниясе тәмамлана. Рейд барышында без этләр темасы белән генә түгел, ә шулай ук, халык районкага язылды микән, дип тә кызыксындык.

- Әйе, язылдык! Мин газетаны даими алам, бер яртыеллыкта гына языла алмый калган идем, "Хезмәткә дан"сыз бик кыен булды. Газетаны яратабыз, укыйбыз, - ди Наталья Якшина. - Ә этләрен урамга чыгаручыларны мин аңламыйм. Моны тулы җавапсызлык дип саныйм. Минем дә бер дәү этем бар, ләкин аны беркайчанда чыгарганым юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев