Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хат ташучы эше абруйлы булсын

Россия почтасы көне алдыннан Баулы районы почта ташу һәм эшкәртү цехы начальнигы Рузилә Гыйниятова үзенең бу теләге хезмәткәрләр штатын зурайткан һәм хезмәт хакын арттырган очракта гына чынга ашарга мөмкин дип саный.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында бүгенге көндә почтадагы хәл буенча чын-чынлап борчылалар, чөнки түбән хезмәт хаклары һәм кадрларның бертуктаусыз алышынып торуы соңгы елларда әлеге тармакта зур проблемага әверелде һәм бу, әлбәттә, хезмәт күрсәтү сыйфатына да тискәре йогынты ясамый калмый. Күп кенә проблемалар хәл итүне көтә: касса тәрәзәләре янында озын чиратлар (республиканың күп кенә почта бүлекчәләрендәге гадәти картина), газеталарны вакытында китермәү, күпчелек хезмәткәрләрнең зур йөкләнеш белән эшләве. Мәсәлән, операторлар мөмкинлек чыгу белән кереме дә күбрәк, эше дә тынычрак булган банкларга эшкә урнашалар.

- Бернинди авырлыкларга да карамастан, безнең районда почта бүлекчәләре челтәре шәһәрдә дә, авылларда да сакланып калды. Бүгенге көндә безнең цех 18 бүлекчәдән тора: 3 шәһәр һәм 15 авыл бүлекчәсендә барлыгы 103 кеше эшли. Узган елны без 14 меңнән артык тапкыр күчерелгән акчаны кабул итеп адресатына тапшырдык, 2 мең чамасы посылка, 100 меңнән артык заказлы, шуның кадәр үк гади хат эшкәрттек. Ел саен безнең цех сәүдә һәм абунә кабул итү күрсәткечләре буенча якын-тирә районнар цехлары арасында иң яхшы эшләүче дип таныла. Дөрес, клиентлардан эшебез буенча канәгатьсезлек белдерүләр дә була, мәсәлән, газеталарны вакытында китереп җиткермәгән өчен. Бу проблема эшче куллар җитмәү сәбәпле килеп чыга. Кешеләр безнең проблемаларны да аңласыннар иде (усал этләр, хат тартмалары булмавы, хат ташучыларның подъездларга керә алмавы турында район газетасында шактый язылды), - дип сөйләде безгә цех белән 6 ел җитәкчелек итүче Рузилә Мөхәммәткамилевна.

Башка предприятиеләрдәге кебек, почтаның да үз "алтын фонды" бар - ул коллектив горурлыгы булган хезмәткәрләр: эксплуатация бүлеге инструкторы Роза Нигъмәтуллина, операторлар Сәвия Маннанова, Рәмзия Хәбибуллина, Людмила Барановская, бүлекчә начальниклары Мария Гаврилова (Новозареченск), Лилия Усманова (Мортаза), Нина Бородина (Александровка), Гөлчирә Әхмәдиева (Татар Кандызы), Светлана Базарова (Поповка), Альбина Идиятуллина (1нче шәһәр бүлекчәсе), шофер Равиль Хөснетдинов, хат ташучылар Лилия Шакирҗанова (Баулы шәһәре почта элемтәсе бүлекчәсе), Нурзидә Усманова (1нче шәһәр бүлекчәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев