Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Халык шагыйре вафат булды

Бөтен Татарстан кебек үк, Баулы районы зур югалту кичерде. Озакка сузылган каты авырудан соң, 74нче яшендә Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Баулы районының мактаулы гражданины Фәнис Гатаулла улы Яруллин вафат булды.

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Баулы районының Кызылъяр авылында туа. Әнисе алты баланы бер ялгызы тәрбияли, чөнки әтиләре 1942 елда фронтта һәлак була. 1954 елда 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, 16 яшьлек Фәнис, эш эзләп, Баулыга килә һәм "Татнефть" берләшмәсенең элемтә конторасына монтер булып урнаша. 1957 елда Фәнис Яруллинны армия хезмәтенә чакыралар. Турникта күнегүләр ясаган чагында егылып, ул умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала. Хастаханәдә ул үзен беренче тапкыр шигърияттә сынап карый, урта мәктәпне тәмамлый. 1964-1970 елларда читтән торып Казан дәүләт университетында укый һәм аны уңышлы тәмамлый.
1964 елда Татар китап нәшриятында аның "Мин тормышны яратам" дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Фәнис Яруллинның шигырьләре, хикәяләре төрле газета һәм журналларда, альманахларда рус, казах, украин, венгер, болгар телләрендә басыла. Аңа "Җилкәннәр җилдә сынала", "Кыйгак-кыйгак каз кычкыра", "Чәчәкләр моңы" повестьлары һәм "Җан авазы", "Нәсел агачы" шигъри әсәрләре киң танылу алып килә.
1978 елда "Сулыш" һәм "Аерылмас дустым" шигырьләр җыентыклары өчен Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге республика премиясе бирелә, ә 1995 елда аның "Җан авазы" китабы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1984 елда, әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, Фәнис Гатаулла улына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелә, ә 1988 елда ул "Халыклар дуслыгы" ордены белән бүләкләнә. 2001 елда Фәнис Яруллинга "Татарстан Республикасының Халык шагыйре" исеме бирелә.
Фәнис Яруллин 46 китап авторы. Аның әсәрләре мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Шагыйрьнең туган ягы - Баулы районына мәхәббәте аның иҗатында кызыл җеп булып сузыла. Ул ел саен туган якларына кайта иде, аның соңгы кайтуы агымдагы елның көзендә булды.
Күренекле якташыбыз, чын мәгънәсендә халык шагыйре Ф.Г.Яруллинның якты истәлеге һәрчак йөрәкләребездә сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев