Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Эшмәкәрләргә кулланучылар хокуклары турында

Эшмәкәрләргә кулланучылар хокуклары турында15 мартта, Кулланучылар хокукларын яклау көнендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко безнең районыбыз эшмәкәрләре белән очрашты һәм гражданнарны кабул итте.

Форсаттан файдаланып, очрашуда катнашучылар алдында яшьләр эшләре буенча бүлек, салым инспекциясе, Пенсия фонды, Роспотребнадзор вәкилләре дә чыгыш ясадылар. Алар закончалыктагы яңалыклар турында сөйләделәр һәм башка файдалы мәгълүматлар белән таныштырдылар.

Игорь Марченко үзенең чыгышында сәүдә челтәрләрендә сроклары чыккан продуктларны сатуга юл куелырга тиеш түгеллегенә басым ясады. Ул шулай ук РФ Җинаятьләр Кодексына балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен җәзаны катгыйлатучы үзгәрешләр кертелүе турында да искә алды. Сәүдә ноктасы хуҗасына бу лицензиядән яки алкоголь продукцияләрен һәм башка товарлар сатудан кергән табышның 30 процентыннан мәхрүм итү белән яный.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, бозылган продуктлар сату турында кешеләр, дәүләт алкоголь инспекциясенә, Роспотребнадзорга барасы урында, гел башка җиргә мөрәҗәгать итәләр, дип билгеләп үтте. Яисә үзара эч бушатудан узмыйлар. Бу оешмалар сәүдә нокталарын көн саен тикшереп тора алмыйлар, аларның үз графигы бар. Ләкин алар гражданнарның гаризалары буенча сәүдә нокталарында планнан тыш тикшерү үткәрүгә хокуклы. Шуңа күрә, кибеттә сыйфатсыз товар сатып алган очракта, тиешле органнарга шикаять белдерергә кирәк.

Очрашуда катнашучылар алдында шулай ук алкогольле эчемлекләр белән күпләп сәүдә итүче һәм Мәскәү сыра җитештерү компанияләре вәкилләре дә чыгыш ясады. Беренчесе эшмәкәрләрне Татарстанда җитештерелгән аракыга түгел, ә читтән кергән продукциягә өстенлек бирүләрендә гаепләде. Сатып алучылар, җавап итеп, җирле аракы-шәраб эшләнмәләре сыйфатына канәгатьсезлек белдерделәр. Сыра җитештерү компаниясе вәкиле Баулы эшмәкәрләре арасында җәйге сәүдә нокталарында сыра сату өчен җиһазларны бушлай файдаланырга теләк белдерүчеләрнең булмавын билгеләп үтте. Ләкин Баулы эшмәкәрләре, закончалыкка сыра сату кагыйдәләренә кагылышлы үзгәрешләр кертелгәннән соң, кечкенә шәһәрләрдә мондый бизнес үзен акламый дип, моңа каршы төштеләр. Әлеге хәлдән чыгу юлын табу өчен, эшмәкәрләргә ассоциациягә берләшергә тәкъдим ителде, моның уңай нәтиҗә бирү ихтималын билгеләп үттеләр. Район башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, бу тәкъдим Баулыда яклау тапмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев