Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Элеккегә кайтабызмы яисә алга барабызмы?

РФ Дәүләт думасы депутаты Ришат Әбүбәкеровның районыбызның муниципаль һәм федераль органнары вәкилләре белән очрашуы булып узды.

Очрашу башында Ришат Әбүбәкеров РФ 6нчы чакырылыш Дәүләт думасы составында эшләүдән алган тәэсирләре, анда нинди процесслар баруы турында сөйләде. Ул парламентның "Бердәм Россия" сәяси партиясенә караган иң эре фракциясе составында эшли.
- Хәзерге вакытта сайлау алды агитациясе бара, һәрбер партия үзенең кандидатурасын күрсәтте, шуңа күрә, теләсә кайсы законны яисә карарны кабул иткәндә бик кайнар бәхәсләр бара. Оппозициядәге партияләр узган сайлауларда гаделсезлекләр һәм закон бозулар булды дип, тавыш күтәрергә дә онытмадылар. Алар, мөгаен, "Бердәм Россия" һәм шулай ук башка партияләр ягыннан да булгандыр. Хәзерге вакытта алдагы сайлауларда андый фактларны булдырмау өстендә эш алып барыла, - диде ул.
Закон проектын кабул итү процедурасы бик катлаулы процесс булып тора. Төбәкләрнең закончалык җыеннарына, президентка һәм РФ Хөкүмәтенә, фракцияләргә һәм депутатларга закончалык инициативасы белән чыгу хокукы бирелә. Кабул ителгәнче закон проектлары, җирле депутатларның фикерләрен белү өчен, төбәкләргә җибәрелә, тиешле экспертиза уза. Аннан соң эш комитетларда алып барыла. Ришат Әбүбәкеров торак сәясәте һәм ТКХ буенча комитетта эшли. Ул баулылыларга әлеге тармакны яхшырту буенча үз фикерләрен аңа җибәрергә тәкъдим итте. Безнең районда аның җәмәгатьчелек ярдәмчесе булып Ильяс Гозәеров эшләячәк, районда яшәүчеләр аның аша үз тәкъдимнәрен җиткерә алалар.
Р.Әбүбәкеров республика президентының Дәүләт думасында Татарстан Республикасыннан эшләүче 13 бердәмроссияле депутат алдында Татарстанның федераль максатчан программаларда максималь катнашуын тәэмин итү бурычын куюы турында сөйләде.

Мәсәлән, соңгы 5 ел эчендә, төрле программаларны тормышка ашыру өчен, республика федераль үзәктән 64 миллиард сум чамасы акча алган. Әлеге программаларга эләгү өчен, урыннарда зур эшләр башкарырга - проектлар әзерләргә, экспертизаны башкарырга кирәк.
Сайлау алды көрәше чорында халык үзен борчыган аеруча кискен проблемаларны - тарифлар һәм хакимият органнары тарафыннан хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләрен күтәрә. Залда халык белән эшләүче аудитория җыелганга күрә, Р.Әбүбәкеров сайлау алды көрәше барышына һәм ил президентлыгына кандидатларга җентекләп тукталды. В.Путин, Г.Зюганов һәм В.Жириновский сайлаучыларга яхшы таныш исемнәр, ә С.Миронов һәм М.Прохоров - беркадәр азрак.
- Әлеге сайлау алды көрәшендә В.Путинга барысына караганда да авыррак туры килә, чөнки аңа илнең бүгенгесе өчен җаваплылык йөкләнгән. Ләкин ул ил белән идарә иткән чакта башкарылган эшләрне онытырга ярамый. Ә бит күп нәрсәләргә ирешелде. Сүз дә юк, хәл ителмәгән проблемалар да аз түгел. Ләкин Россия кебек гаять зур илнең барлык проблемалары 10 ел эчендә генә хәл ителүе сәеррәк тоелыр иде. 2000 ел алдыннан илебезнең нинди хәлдә булуын искә төшерү дә җитә. Ул вакытта сугыш бара, илдә җинаятьчелек хакимлек итә, пенсияләр һәм хезмәт хаклары түләнми иде. Россия таркалу чигенә җитеп, күп кенә төбәкләр һәм республикалар аның составыннан чыгу теләге белдерделәр. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә В.Путин хакимият вертикале төзүгә иреште. Федерациянең барлык субъектлары да үз закончалыкларын федераль закончалык белән тәңгәл китерделәр. Россиянең халыкара дәрәҗәдә абруе үсте, - диде ул.
Р.Әбүбәкеров соңгы вакытта уңышлы үсеш алган юнәлешләрне саннарда һәм фактларда күрсәтте. Барыннан да бигрәк икътисади тотрыклылыкка ирешелгән. Шуның ярдәмендә Россия бүген - социаль дәүләт. Ун ел элек әлеге сүзләр бер кимсетү булып яңгырый иде. 2000 елдан алып хезмәт пенсияләренең уртача күләме 6,8, социаль пенсияләр 6 тапкыр артты. Авырлы хатыннарга һәм бала табу буенча түләүләр күләме 4 тапкыр диярлек үсте. Бала тугач түләнелүче бердәм пособиенең, бала тәрбияләү буенча айлык пособиенең күләме артты. Гаиләгә ярдәм итүнең яңа формасы - ана капиталы кертелде. Хезмәткә түләүгә, шулай ук хезмәт закончалыгына мөһим үзгәрешләр кертелде. Бүгенге көндә сугыш ветераннары яхшы пенсия алалар һәм торак белән тәэмин ителәләр.
Р.Әбүбәкеровның фикере буенча, оппозиция җитди проблемаларны хәл итүнең "гади" юлларын тәкъдим итә. Г.Зюганов чимал ресурсларын национализацияләү "дулкынында" җиңеп чыгарга тели, В.Жириновский милли мәсьәләне үзенең төп коралы итеп сайлаган, ләкин Россия кебек күпмилләтле илдә бу юл максатка ярашлы түгел. Олигарх М.Прохоров артында бернинди җитди сәяси партияләр дә тормый.
- Илебез тормышында гаять җаваплы чор җитте, без аның кайсы юлдан барырга тиешлеген хәл итәбез. Шуңа күрә барыбыз да сайлауларга барырга һәм аңлы рәвештә үз бурычыбызны үтәргә тиеш, - дип тәмамлады үз чыгышын Р.Әбүбәкеров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев