Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Өч егет тәрбияли

Новозареченскида яшәүче Зөлфия Бубнова күптән түгел өченче тапкыр әни булды.

Зөлфия Наилевна белән якыннанрак танышу теләге Новозареченск мәктәбе укытучыларының әлеге гаилә һәм анда тәрбияләнүче балалар турында мактап сөйләүләрен ишеткәннән соң барлыкка килде. Чыгарылыш сыйныфында укучы өлкән уллары Станислав турында сәләтле, тәрбияле егет дип сөйләделәр, ә сигезенчедә укучы Дмитрий - ата-анасының гына түгел, авыл мәктәбенең дә горурлыгы икән. Беренчедән, ул - уку отличнигы, икенчедән, район күләмендә үткәрелүче фән олимпиадалары җиңүчесе. География буенча ул районда беренче урын алган, рус әдәбияты буенча - икенче. Әлеге яхшы гаиләдә тагын бер бала - Ваня дөньяга килүенә мәктәп укытучылары да сөенгән, чөнки беләләр - ул, һичшиксез, ата-анасы күрсәткән юлдан тайпылмыйча, абыйлары салган эзләрдән атлаячак.
Новозареченск авылы читендәге Яр буе урамында берничә генә йорт бар. Иң беренче йорт Бубновларныкы. Елга үзәнендәге иркен урынга урнашкан ул. Без кергәндә ишегалдындагы сарай буенда Станислав белән Дмитрий кулларына чүкеч, пычкы тотып ау токымыннан булган этләренә оя ясау белән мәш киләләр иде. Ишегалдына күз салу белән биредә малайларны чын ир-егетләр итеп тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудырыл-ганы күренә. Малайлар кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясен дә алалар, шунда ук спорт белән шөгыльләнергә шартлар бар.
Өлкән яшьтәге авыл кешеләречә итеп әйтсәк, Бубновларның өе дә "болын хәтле". Ишек ачып бусагадан атлау белән, биредә уңган хуҗабикә яшәве күренә. Аш бүлмәсеннән килүче тәмле ризык исе борынны кытыклый. Гаиләсендәге ир затларына кичке аш әзерләп йөргән җиреннән Зөлфия Наилевна яңа уянып тавыш биргән сабые яткан бүлмәгә кергән иде. Энекәшләре уянуын белгәч, абыйлары да өйгә кереп кулларын юарга ашыктылар. Ванюша аларның барысы өчен дә көтеп алынган кадерлеләре бит.
- Мин балаларны бик яратам. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач та балалар бакчасында эшли башладым. Башта кече тәрбияче булып. Бөгелмә педучилищесын тәмамлагач, тәрбияче итеп билгеләделәр. Гаилә корганда ук инде тормыш иптәшем белән ике бала белән генә чикләнмәбез дип сөйләшкән идек. Өлкән улларыбыз үсте инде, ә менә Ванюшабыз яңа дөньяга килде. Читтән торып вузда укыгач, бала табуны кичектереп торган идек. Аның каравы хәзер миңа аны тәрбияләү җиңелрәк, абыйлары бөтен эштә булыша, - ди Зөлфия ханым.
Әнисенең җылы кочагында Ваня яңадан татлы йокыга талды. Ананың да, аның янәшәсендә утырган ике улының да йөзләреннән бәхет нуры сибелә иде сыман шул мизгелдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев