Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Булдырдыгыз, егетләр!

Шәһәребездә 1995-1996 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы булып узды. Баулы спортчылары анда беренче урынны яуладылар.

Универсаль спорт залында футбол ярышлары ике көн дәвамында барды. Ярышларның баш судьясы итеп Әлмәт шәһәреннән Святослав Светашов билгеләнде.
Турнирга Бөгелмә, Азнакай, Урыссу командалары җыелды, ә Лениногорск шәһәреннән хәтта ике команда - шәһәр һәм район җыелма командалары килгән иде. Командалар арасында жирәбә салынганнан соң, төркемчәләрдә уеннар башланды. Баулы командасы Азнакай һәм Лениногорск футболчылары белән көч сынашты. Төркемчәләрдә җиңеп чыгучылар финалда очрашырга тиеш иде. Киеренке көрәштән соң аларда Баулы һәм Бөгелмә футболчылары җиңү яуладылар.
Төркемчәдәге кебек үк, баулылыларга финалда да көчле команда белән очрашырга туры килде. Беренче тайм безнең спортчыларга уңыш китермәде - ул 1:3 исәбе белән төгәлләнде. Команда тренеры Фәйрүз Харисовның сүзләре буенча, тәнәфес вакытында ул командада җиңүгә ышаныч уятуга ирешкән, нәтиҗәдә уен алар файдасына 6:4 исәбе белән тәмамланды.
Өченче һәм дүртенче урыннар өчен Урыссу һәм Лениногорск командалары көч сынашты. Урыссулылар көндәшләрен 8:0 исәбе белән тар-мар иттеләр.
Фәйрүз Гаязович үз командасын 2нче санлы ДЮСШда дүртенче ел өйрәтә. Укучылары белән бергә ул төрле турнирларга, шул исәптән Бөтенроссия ярышларына да барган. Узган ел команда үз зонасында икенче урынга күтәрелгән. Булып узган матчлар турында сөйләгәндә тренер бер уенчыны дә аерып күрсәтмәде. Җиңүдә һәркемнең лаеклы өлеше бар, диде ул.
Республика чемпионы декабрь аенда Алабуга шәһәрендә республиканың барлык алты зонасында җиңүчеләр очрашып көч сынашкач билгеле булачак. Финал уеннары алдыннан команда әгъзаларына физик хәзерлекне һәм осталыкны тагын да үстерү өстендә эшләргә туры киләчәк. Хәзерге вакытта алар атнасына өч тапкыр күнегүләр үтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев