Бөек Ватан сугышы ветераны Халик Кәримов: “Тәрәзәгә карап, оныкларыма, оныкчыкларыма, бөтен дөньяга тынычлык телим мин”
Быелгы Җиңү бәйрәмен Баулы районында бары тик дүрт кенә Бөек Ватан сугышы ветераны каршы алачак. Аларның берсе Халик Габделкәрим улы Кәримов. Ул 1926 елда Татар Кандызы авылында туган. 1944 нче елда Кызыл Армия сафларына алынган.
Бөек Ватан сугышы Халик Кәримов шәһәр үзәгендәге фатирында гомер итә. Көн саен аның вак –вак кына атлап урамда һава сулап йөргәне күренә. Шуңа күрә, редакциягә дә үзем киләм, дип җавап бирде ул. Чынлап та, сөйләшенгән вакытка төп- төгәл итеп, күчтәнәчләр күтәреп килеп керде ул.
Егетләрчә! Халик абый күпне күргән, күпне кичергән булса да, хәтере яхшы, фикерләре эзлекле һәм төгәл. Ул гына да түгел, ике сүзнең берендә шаярып алырга да җитешә ул. Һәр сүзе уйланылган, фикере һәрвакыттагыча тирән аның. Кайбер сүзләрен киңәш кебек итеп кенә әйтеп куя белә.
– Миңа унбиш яшь булганда сугыш башланды. Без ул вакытта кырда идек. Сабанда, сабан сөрә идек, – сөйли башлады ул. – Мин яшьтән үк ятим калдым, яшьтән үк эшкә дә тотындым. 22 июнь көн бүгенгедәй хәтеремдә инде. Сугыш башланганны ишеткәч, башлар әйләнеп китте. Шулкадәр авыр булды инде. Без бит сугыш дигән сүзнең мәгънәсен, куркыныч булуына аңларлык яшьтә идек.
Ул чор балалары кебек үк Халик Кәримов та авыр эшләр башкара. Бу вакытлар көн белән төнгә ялганды дип искә ала ветеран.
– Сабан сөрдек кырда, тырмаладык, икмәк чәчтек, шунда куна идек, атлар белән инде. Сугыш башлану белән бит яхшы атларны алып киттеләр. Калды җыен йолкышлары, бетле атлар. Шулар белән интегә идек аны сөйләп тә бетереп булмый. Хәлсез ат белән кырның бер башына чыгабыз да, аны ял иттерәбез. Хәлләре юк, ашатырга да юк. Куна-төнә яттык шунда кырда. Атнага бер тапкыр мунча керергә кайтаралар иде, – дип дәвам итте сугыш ветераны. – Бер кем дә сукранмады да, сукранмадык та без. Чөнки кирәк булды ул вакытта. Җиңү көнен тизрәк күрәсе килде бөтенебезнең.
Малайлар, егетләр армия яше тулганны көтеп ала торган була. Халик абый да армиягә китәргә дигән чакыру кәгазен түземсезләнеп көтеп алган.
– Армиягә бармый калу ул вакытта – егетләр өчен хурлык кебек иде. Унсигез яшемне көтеп алдым мин дә, – ди ул. – Безгә бер ел алдан, армиягә яше җиткән егетләргә әйтеп куйдылар, алгы сызыкка керәчәксез, диеп. Шуңа күрә алдан укулар оештырылды. Бер атна өйдә торсак, икенче атна укуларда йөрттеләр. Хәзерге кебек зур хәрби техника юк иде инде. Снайпер винтовкасыннан атарга өйрәттеләр. Яшь булсак та, шәхсән үзем мин сугышка керүдән курыкмадым. Сугышны бетерәсем, җиңү көнен якынайтасым килде.
Ул көн дә килеп җитә. Халик Кәримов 1944 нче елның ноябрь аенда хәрби хезмәткә алына. 1944 елның декабереннән 1945 нче елның маена кадәр укчылар частендә рядовой сугышчы буларак хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Хезмәтен бомбардировка авиациясенә хезмәт күрсәтү частенда дәвам итә һәм 1951 елның ноябрендә генә демобилизацияләнә.
– Минем алты туганым сугашта һәлак булды. Без җидәү киткән идек. Берүзем генә әйләнеп кайттым. Авиациягә эләкмәгән булсам, бәлки мин дә кайтмаган булыр идем дип уйлыйм, – дип искә алып сөйләвен дәвам итте Халик абый. – Самолетлар бит фронтның кайнар ноктасына төшми, 20-30 километр ераграк төшә идек. Без яшь солдатлар авиабомбаларны төяп озатып тордык. 15 нче һава армиясе 18 нче эскадрильядә. Шунда җиде елымны тутырып кайттым мин.
Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
фото: Гульшат Шарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев