Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Бәләкәч”тә тәмле ботка пешә

Баулы шәһәрендә "Бәләкәч" программасы буенча төзелгән яңа балалар бакчасы 20 декабрьдә нәниләрне кабул итә башлады.

Шәһәрнең яңа төньяк-көнбатыш микрорайоны шәхси торак төзелеше, социаль ипотека һәм нефтьчеләрнең яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары буенча төзелгән күп фатирлы йортлар хисабына көннән-көн зурайды. Биредә балалар бакчасы төзү ихтыяҗы күптән туган иде. 2008 елда яңа бакчага нигез дә салынды, ләкин, финанс кризисы башлангач, акча булмау сәбәпле, төзелеш эше туктатылды. Һәм, ниһаять, шушы елның мартында, республика "Бәләкәч" программасы ярдәмендә, төзелеш мәйданында эш кайный башлады. Төзүчеләр ярты ел дигәндә объектны файдалануга тапшырдылар.
Тантаналы шартларда төзүчеләр бакчада тәрбияләнәчәк балаларга символик ачкыч тапшырганнан соң нәкъ бер ай үткәч, "Бәләкәч" сабыйларны кабул итә башлады. Яңа елга кадәр дүрт төркем эшләячәк, аларга моңарчы өйдә генә тәрбияләнгән балаларны кабул итәләр. Акрынлап калган 12 төркемгә дә балалар тупланачак, аларга шушы микрорайонда яшәп ерактагы бакчаларга йөргән балалар да күчәчәк. 240 урынга исәпләнгән яңа бакча ачылуы шәһәрдәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә булган зур чиратны шактый кыскартты һәм күп кенә яшь әниләргә эшкә чыгу мөмкинлеген тудырды.
Икенче баласын тудырганчы тәрбияче Эльмира Салихова шәһәр үзәгендәге балалар бакчасына йөреп эшләгән. Кызы Амелиягә бер яшь ярым булгач, ул эшкә чыгарга карар кылган, кызын үзе эшләгән бакчага урнаштырган. Ләкин сабые белән карлы-буранлы көннәрдә тукталышта басып тору, җәмәгать транспортында йөрү бала сәламәтлегенә дә, гаилә бюджетына да файда китермәячәген аңлагач, ярты елдан соң кызын өйдә тәрбияләргә карар кылган. Бакчаның эшли башлавын алар түземсезлек белән көткәннәр. Биш яшенә кадәр өйдә тәрбияләнгән Амелия иң беренче булып бакчага килде, ә 12 ел тәрбиячелек стажы булган Эльмира Мияссәровна яңа бакчада үз профессиясенә кайтты.
Бакчадагы беренче көндә үк Амелия үзенә дус табарга да өлгерүен әйтте. Катя Часовская белән алар яңа уенчыклар белән танышканда дуслашканнар. Тәрбиячеләре кызыклы китап укыганда да, тәмле исе бөтен балалар бакчасына таралган иртәнге ашны ашаганда да алар янәшә утырганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев