Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Бәләкәч”: хыяллар чынга аша

Кичә Баулы шәһәрендә "Бәләкәч" республика программасы кысаларында төзелгән балалар бакчасы ишекләрен ачты.

"Бәләкәч" исемле 5нче санлы балалар бакчасын ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, ТР премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.Никифоров, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.Мостафин, РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы Р.Әбүбәкеров, "Татнефть" ААҖнең генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, Баулы муниципаль районы башлыгы А.Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
25 ел элек шәһәрдә соңгы мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе төзелеп файдалануга тапшырылган иде. Шуңа күрә "Бәләкәч" балалар бакчасын ачу баулылылар өчен күптән көтелгән вакыйга булды.
- Республика хөкүмәте, район җитәкчелеге, төзүчеләр тырышлыгы белән заманча балалар бакчасы сафка бастырылды. Аның хәзер эчтәлеген баетырга кирәк. Балаларны кечкенәдән үк мәктәпкә әзерли башларга, аларны укырга, язарга, дөньяны танып белергә өйрәтергә кирәк. Моның өчен биредә бөтен шартлар да бар, - дип ассызыклады республика парламенты җитәкчесе һәм балалар бакчасына бүләк итеп интерактив комплекс һәм компьютер алырга сертификат тапшырды.
Моннан тыш Ф.Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарына Зиновьев урамы, 8 адресы буенча төзелгән яңа йорттагы фатирлардан ачкычлар тапшырды, шулай ук район активы белән очрашуда катнашты. Әлеге вакыйгалар турында тулырак материалны газетабызның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев