Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бүген Баулыда Туган тел көне үткәрелде

Ел саен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган апрель аенда Баулы районындагы барлык мәгариф учреҗдениеләре катнашында Туган тел көне үткәрелә.

Быел да ул гадәттәгечә зур бәйрәмгә әверелде. Баулының төп сәхнәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрдән башлап мәктәпнең өлкән сыйныфларында укучыларына кадәр Тукай шигырьләрен яңгыраттылар, туган тел турында сөйләделәр. Бу көнне җырлар һәм биюләр дә милли булды. Тамаша залыннан сәхнәгә чакырылган рус, чуваш, удмурт, әрмән балаларын да бу көнне татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда, сәнгатьле уку конкурсларында җиңгән өчен бүләкләделәр. Бәйрәм азагында бөтен кеше аягүрә басып "Туган тел" җырын җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы