Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы төбәкара фестивальдә беренче урын яулады

Шимбә көнне якташларыбыз Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә катнашып, бүләкле урыннар яулар кайттыла

Чарада Татарстан районнарыннан, чит төбәкләрдән катнашучылар чыгыш ясаган. Баулыдан “Соло” номинациясендә Римма Яруллина һәм ул җитәкләгән “Инсаният” хатын-кызлар ансамбле, "Сәмия" дуэты катнашкан.

Нәтиҗәдә, "Җомга көн" мөнәҗәтен башкарып, Римма Яруллина беренче урынга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булган. 12 яшьлек кызлар Аделина Садыйкова һәм Аделина Хәмидуллина дуэты да бүләк – Корьән китаплары белән билгеләп үтелгән.

Жюри әгъзалары мөнәҗәтчеләрнең башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының Ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар иткән.

Сүз уңаеннан, «Инсаният» ансамбле мәчеткә йөрүче апалардан өч ел элек оешкан. Ул узган ел бәйгедә өченче урын алган булган.

Фәридә Зыярова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X