Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы Пенза өлкәсендә форумда катнашкан

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Пенза өлкәсендә «Безнең рухи мирас» форумын оештырган. Илнең төрле төбәкләреннән җыелган делегацияләр катнашында узган чарага Баулы районы вәкиле дә барган.

Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Пенза өлкәсендә уздырылган "Безнең рухи мирас" форумында катнашып кайткан. Делегация составында оешманың Баулы районы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина да булган. Ул "Баулы-информ" хәбәрчесенә күчмә утырыштан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

"Ике көн дәвам иткән форум  Каменск районы Кикино авылы, Пенза татарларының милли герое Арслан Полкаев монументы һәм кабере, Муса Акъгет, Заһир Бигиев, Муса Бигиев  эзләре буенча  "Татар халкының милли мирасы" туристик маршруты белән башланып китте.  Форум вәкилләре шушы җирләрдә (Арслан Полкаев монументыннан ерак булмаган урында) " Ак калфак " чишмәсен ачуга өлеш керттеләр", – дип сөйләде Римма Яруллина.

Арслан Полкаев Петр I гаскәрендә хезмәт иткән, Азов походларында катнашкан һәм патша, аның батырлыгын бәяләп, аңа хәзерге алты авыл территориясендә җирләр биргән.

Арслан Полкаев шунда татар авыллары булдырган. Шулай итеп, Пенза өлкәсендә татар авыллары  барлыкка килгән. 

"Пенза татарлары Арслан Полкаев истәлегенә  хөрмәт күрсәтәләр. Ул һәлак булган урында мемориаль таш ята, анда  язу уелган. Бу мемориал бөтен Пенза өлкәсенең  туристлар өчен истәлекле урыны булып тора", – дип сөйләде Римма Яруллина.

Пенза өлкәсендә  татарның танылган уллары Муса Акъегет, Заһир Бигиев, Муса Бигиев, Кәрим Тинчурин, Шамио Усманов, Гадел Кутуй, Мөнир Мазунов туган.

"Безнең рухи мирас" форумында катнашучылар татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу буенча тәҗрибә уртаклашканнар. Мәсәлән, кунакларга Арслан Полкаевның туган авылы Кикинода татар халкының "Исем кушу", "Каз өмәсе" милли йолалары тәкъдим ителгән, авыл мәктәбенә һәм мәчетенә экскурсия оештырылган. Алар диспут форматында  узган интеллектуаль  татар теле дәресендә дә катнашканнар.
Икенче көнне форум вәкилләре "Ак тау" ял комплексында "Мирас" музее һәм Пенза татарларының " Килен төшерү" йоласы белән танышканнар.

"Ә инде "Кувака" су оешмасы, гомумән, шаккатырды, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты  Римма Яруллина. – Идел буе төбәгендә искиткеч һәм матур урын бар. Бу чишмәле  җир  гади генә "Кувака" дип атала. Тарихи бабаларыбыз, табигый суны җитештереп, хәтта Франциягә экспортлау эшен дә башкарганнар. Территориядә  "Кувака" су музее да урнашкан. Музейда  элеке заманнардан алып, хәзергәчә, су җитештерү технологиясен күрергә мөмкин". 

Форум барышында кунаклар татар телен үстерүгә, милли мирасны саклауга,тарихны барлауга  өлеш керткән мөхтәрәм шәхесләр белән дә танышканнар. Мәсәлән, "Татар эшкуарлары клубы" рәисе, Пенза өлкәсе татарлары белән актив эш алып баручы Бакир Акҗегетов  – шуларның берсе.

"Пенза татарлары телне, мәдәниятне, рухи мирасны саклау юнәлешендә зур эш алып баралар", – дип сөйләде Римма Яруллина.


Фото: Римма Яруллина шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев