Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы һөнәрен яратып башкара

Баулы шәһәрендә яшәүче Гүзәлия Минәҗева “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 25 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшли. Аны бу һөнәргә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу теләге китергән. Гүзәлия Идрис кызы белән әлеге гаять кирәкле, мөһим һөнәр турында әңгәмә кордык.

Күңелгә ятышлы эш
Гүзәлия Минәҗева кечкенә чагында сатучы булырга теләгән. Хыялын чынга ашыру өчен, бу юнәлештә укыган да. 5 ел эшләгәч, бу һөнәрнең үзенә килешеп бетмәвен аңлап алган. Икенче бала белән декрет ялында утырганда, бер танышы “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләргә тәкъдим иткәч, бер ел уйланып йөргән. Аннары, тәвәккәлләп, социаль хезмәткәр эшенә алынган һәм тиз арада нәкъ менә бу һөнәрнең күңеленә якын булуына төшенгән.
– Бу һөнәргә килгәнче үк минем бик тә олыларга ярдәм итәсем, игелек эшлисем килә иде. Безнең дә бит шул көнгә җитәсе бар, картлык бөтен кешегә дә килә, дип уйлый идем, – ди Гүзәлия. – Башта миңа дүрт кеше билгеләделәр. Минем әбиләрем бик әйбәт булдылар, алар миңа беркайчан да исем белән эндәшмиләр иде: Гүзәлем, кызым дип, якын итеп каршы алалар иде. Килүгә, тизрәк чәй куялар, мин тиз генә коймак яки башка камыр ризыгы пешереп алам. Бергәләп сөйләшеп утыргач, эшкә тотынам. Әбиләремнең күңелләре булып кала. Аларны сөендерсәм, минем күңелем була. 
Гүзәлиянең бу өлкәдә хезмәт куя башлавына 25 ел үтеп тә киткән. Шул гомер эчендә ничәмә-ничә өлкән кешегә игелек эшләгән ул, күпме рәхмәт ишеткән. 92 яшьлек Рәкыя Сөбханкулова да аның турында бары яхшы фикердә: ул аны, якын итеп, Гүзәлем, дип йөртә.
– Гүзәлемнең килүен сагынып көтеп алам. Минем беркемем дә юк бит, балаларым булмады, тормыш иптәшем вафат, – дип сөйләде Рәкыя Сөбханкулова. – Апамның кызы килеп йөри иде, аңа инсульт булды. Хәзер килене килеп йөри, ул эшли. Бер ел элек социаль хезмәткәр билгеләделәр. Бик рәхәт аның белән. Бөтен эшемне эшли, зур рәхмәт.  
Бүгенге көндә Гүзәлия карамагында 11 әби-бабай. Ул аларга атнага ике тапкыр барып йөри. Авыр диагнозлы кешегә көн саен барып йөрергә кирәк.
“Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Козикова сөйләвенчә, хезмәтләрне өлкәннәр үзләре сайлый. Аннары реестр төзелә (аның һәр пункты өчен аерым түләү каралган), график билгеләнә. Нинди хезмәт күрсәтелүгә карап, өлкәннәр өендә булу вакыты да төрлечә булырга мөмкин. Ә хезмәтләргә килгәндә, алар төрле: ашарга пешерү, ашату, юындыру, дарулар, азык-төлек сатып алу, кар көрәү, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне түләү һәм башкалар. Әгәр кеше үз-үзен карый алмаса һәм ул озак вакытлы карау системасына билгеләнсә, хезмәтләр бушлай күрсәтелә. 

Шәхси сыйфатлар – уңыш нигезе
Социаль хезмәткәрнең эше реестрда күрсәтелгән исемлек белән генә чикләнми. Мәсәлән, реестрда “Өлкәннәрнең моң-зарларын тыңлау” дигән графа юк. Ә бит берүзләре генә яшәүче өлкәннәр өчен иң мөһиме – аралашу, социаль хезмәткәр алар өчен үзенә күрә психолог кебек. Гүзәлия дә һәрберсенең борчуларын, авыру тарихларын тыңлый, юата. Шуңа күрәдер дә ул әби-бабайлар белән тиз арада уртак тел таба, үз кешегә әверелә. Монда, һичшиксез, Гүзәлиянең шәхси сыйфатлары ярдәмгә килә. Ул – ачык йөзле, тәмле телле, ягымлы тавышлы, ипле. Ул нәкъ менә шушы һөнәр өчен яратылган диярсең. 
– Өлкән кешегә игътибарлы булу, аның проблемаларына битараф калмау, олы йөрәкле булу, кирәк чагында юата белү социаль эштә бик мөһим. Гүзәлия Минәҗевага бу сыйфатларның барысы да хас. Аның тагын бер күркәм сәләте бар: ул искиткеч тәмле итеп ашарга пешерә. Әби-бабайлар аны шуның өчен дә бик якын итә, – дип сөйләде “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Козикова. 
Гүзәлиягә, психолог кына түгел, башка бик күп һөнәр иясе дә булырга туры килә: пешекче, шәфкать туташы, техник хезмәткәр. Арада урында ятучы, төрле диагнозлы, авыр холыклы өлкәннәр дә була. Шуңа күрә социаль хезмәткәр тәвәккәл, физик яктан чыныккан, җаваплылыкны үз өстенә алырга сәләтле кеше булырга тиеш.

Һөнәр нечкәлекләре
Социаль хезмәткәрләрнең билгеле бер эш сәгате юк, ягъни нормага салынмаган. Кайчагында аларга ял көннәрендә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыгырга туры килә. Тормыш бит бу: өлкән яшьтәге кеше авырып китәргә, я суы, я азык-төлеге бетеп китәргә мөмкин.
– Ашыгыч проблема килеп чыга калса, тиз арада үзебезнең җитәкчелеккә хәбәр итәбез. Алар хәл итә, – ди социаль хезмәткәр.
Гүзәлия көн саен үз эшенә хисап тота. Моның өчен, өлкәннәрнең өендә махсус дәфтәр тора.
– Реестр буенча тиешле эшләрне төгәлләгәч, алардан кул куйдырабыз. Ай саен, күрсәтелгән хезмәтләрне исәпкә алып, һәр кеше буенча аерым отчёт ясарга кирәк, – ди Гүзәлия.
Социаль хезмәткәрләрнең эше җитәкчелек тарафыннан контрольдә тотыла, аларның белем һәм күнекмәләре тикшерелә. “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Козикова сүзләренә караганда, хезмәткәрләр өч елга бер тапкыр “Шәфкатьлелек” үзәгендә имтихан тота, алар әңгәмә һәм тест формасында уза. Хезмәткәрләр өчен укытулар да оештырыла. Мәсәлән, “Табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтү” дип аталган әзерлек курсларында, “Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе”ндә укып, өлкәннәрне карау нигезләре буенча белемнәрен арттыралар. Дәресләрне үзәк белгече һәм табиб-гериатр үткәрә.
Алда санап үтелгәннәрне кайберәүләр социаль хезмәткәр һөнәренең тискәре якларына кертер иде. Тик Гүзәлия түгел. Ул үз һөнәреннән бер генә дә зарланмады. 
– Миңа башка эшләр тәкъдим итүчеләр, синең эшең рәхмәтле түгел, дип әйтүчеләр бар. Мин аларга, минем эшем иң рәхмәтле эш, дип җавап бирәм. Әби-бабайларның рәхмәт әйтүеннән күңелем була. Эшем бик ошый, теләп йөрим, – ди ул.
Әби-бабайлар арасында шәһәрнең төрле өлешләрендә яшәүчеләр бар. Социаль хезмәткәргә көн дәвамында йөреп эшләргә туры килә. Анысына да күнеккән инде Гүзәлия. Тик менә өлкәннәрне югалтуга күнегүе генә авыр. Ничә еллар бергә эшләү дәверендә алар социаль хезмәткәргә бик якын кешеләргә әверелә. 
– Әле күптән түгел генә 15 ел караган өлкән яшьтәге ханым вафат булды. Аның үлемен авыр кичердем. Әле дә күңелем тулып тора. Без аның белән, бер-беребезне аңлашып, уртак тел табып эшләгән идек. Бик жәлләдем үзен. Ә андыйлар күпме... Һәм һәрберсен йөрәгең аша үткәрәсең. Теләп эшләмәсәң, сабыр итә белмәсәң, бу эштә эшләп булмый, – ди Гүзәлия.  
Гаиләсе – аның терәге. Гүзәлия тормыш иптәше Илнур белән, үзләре кебек тәрбияле, мәрхәмәтле ике бала – Айгөл белән Ансельне үстереп, олы тормыш юлына озатканнар, ике оныклары бар. Минәҗевларларның шулкадәрле шәфкатьле булуына таң калырлык: алар берүзе яшәүче Миңнесорур Хәйруллинаны үзләренә тәрбиягә алганнар. Безнең республикада, 2017 елдан башлап, “Өлкән кешене тәрбиягә алу” проекты тормышка ашырыла. 
 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев