Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының үз “Евро”сы

Җәйге каникуллар башы шәһәр мәктәпләре яшь футболчыларының хәтеренә "Нефтьче" стадионында көч сынашу белән кереп калыр, мөгаен. Ә 3нче мәктәп укуылары өчен җәй башы аеруча шатлыклы булды - алар "Күн туп" футбол турнирының ике яшь төркемендә дә беренче урыннарны алдылар.

"Күн туп" - балалар футбол командалары арасында узучы иң күләмле бөтенсоюз һәм бөтенроссия ярышлары. Алар тәүге тапкыр 1964 елда узган. Шул вакыттан алып ул даими үткәрелә. Яшь баулылылар да анда актив катнаша. Бу елны һәр мәктәптән төрле яшь төркемнәрендәге икешәр: кече (2001-2002 елгы малайлар) һәм өлкән (1997-1998 елгы) команда катнашты.10 көнлек ярышлар вакытында ике мәктәп бик яхшы нәтиҗәгә иреште: 3нче мәктәпнең ике командасы да, бер уенда да оттырмыйча, беренче, ә 1нче мәктәпнең ике командасы да икенче урыннарны алдылар. Гимназиянең кече командасы һәм 5нче мәктәпнең яшүсмерләре өченче урыннарга чыктылар.
Бу ярышлар республика турнирының беренче этабы булды. Анда җиңүчеләр район данын республика этабында яклыйлар. Үткән атнада, кече яшь төркемендә җиңгән малайлар Әлмәттә узган ярышларга бардылар, ләкин уңышка ирешә алмадылар.
Кичә Баулыда яшүсмерләр арасында ярышлар башланды. Шәһәребез җыелма командасында шактый тәҗрибә туплаган уенчылар да бар. Мәсәлән, 5 гол кертеп, иң яхшы уенчыларның берсе икәнлеген күрсәткән 3нче мәктәп укучысы Фәрит Шәфыйков футбол белән инде сигез ел мавыга. Фәритнең сүзләре буенча, ул һәр көнне тренировкалар уза, кышын исә мини-футбол уйный. Бу уенны чыныгу, сәламәтлек, азарт бирүе өчен ярата.
Баулыда футбол буенча Европа чемпионаты Евро-2012 башлана. Бик күп баулылылар телевизор каршына барып утырачаклар. Безнең егетләребезгә дә җанатарлар ярдәме артык булмас иде дә бит, кызганычка каршы, ярышлар буш трибуналар каршында үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев