Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының түбән өлешендә Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды

Бүген Баулының түбән өлешендә Бөек Җиңүнең 69-еллыгына багышланган митинг үтте.

Традиция буенча сәламләү сүзе белән Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады.

- Без якташларыбыз белән горурланабыз, - диде ул сугышта катнашучыларга һәм тыл ветераннарына мөрәҗәгать итеп. Ул азатлык өчен көрәшкән дүрт якташыбыз - Советлар Союзы геройларын, Баулының барлык улларын горурлык белән атады.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны митингта катнашучылар бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Үзенең чыгышыда район башлыгы 300 артык ветеранның торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алуын билгеләде. Бер елдан без Җиңүнең 70-еллыгын билгелиячәкбез.

- Бүген бу юбилей ул ел геройларына бөтен халык тарафыннан баш ию булсын өчен күп көч куела. Районда ветераннарга һәм инвалидларга шефчылык оештырылган. Обелиск һәм һәйкәлләрне реконструкцияләү эше алып барыла. Сугышта катнашучыларга медицина тикшерүе уздыру буенча комплекслы эш башкарыла. Бу бырысы да, хөрмәтле ветераннар, безнең сезгә булган хөрмәтебез, - дип өстәде Альберт Хәбибуллин.

Соңынннан обелискка чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев