Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының иң яхшы укучылары республиканың яңа ел чыршысында булдылар

25 декабрь көнне Казанның "Татнефть-арена" спорт боз сараенда республиканың яңа ел чыршысы узды. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, бәйрәмгә чакырылучылар арасында җиденче-унберенче сыйныф укучылары булган. Бу мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучылар, спорт ярышлары һәм фестивальләрендә җиңүчеләр, ятим балалар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән ике мең укучы. Татарстан укучыларын...

25 декабрь көнне Казанның "Татнефть-арена" спорт боз сараенда республиканың яңа ел чыршысы узды.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, бәйрәмгә чакырылучылар арасында җиденче-унберенче сыйныф укучылары булган. Бу мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучылар, спорт ярышлары һәм фестивальләрендә җиңүчеләр, ятим балалар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән ике мең укучы.

Татарстан укучыларын Татарстан премьер-министры Илдар Халиков котлады.

- Сез математика, физика, химия, биология буенча, спорт буенча иң яхшы булуыгызны исбатладыгыз, җәмәгать оешмалары эшендә дә сез иң активлары, - диде ул.- Мин бу залда киләчәк дөнья һәм олимпиада чемпионнары, премьер-министр һәм Татарстан президенты хәтта Ноболев премиясе лауреатлары утыруына шикләнмим.

Тамашачыларга баллы бүләкләр дә тапшырылды.

Фото: Марсель Бадыкшин, prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев