Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Сукырлар көнен билгеләделәр

Баулы сукырлар җәмгыяте инвалидлары өчен бүгенге кичә проблемаларны гына яктыртып калмады, алар уеннар уйнап күңел ачтылар.

Бүген Баулы үзәк китапханәсендә сукырлар җәмгыяте әгъзаларына багышланган "Ак таяк" исемле кичә үтте. Ул район Советы, пенсия фонды, мәшгульлек үзәге, район больницасы вәкилләре катнашлыгында түгәрәк өстәл формасында үтте. Очрашуда инвалидлар үзләрен борчыган сорауларны бирде, аларга кагылган төрле проблемалар, мәсьәләләр яктыртылды.

Чараның ахырында сукырлар өчен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены оештырылды. Ул район үзешчәннәре концерты белән үрелеп барды. Кичәнең төп кунаклары уенда катнашып бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев