Баулыда мунча янган
Кичә шәһәрдә мунчага ут капкан.
Первомайская тыкрыгында урнашкан йортларның берсендә мунча яна башлаган. Хуҗасы аны яккан булган. Ут аның эчен юк итәргә өлгергән, яну мәйданы 23 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгынчылар аны вакытында сүндергәннәр һәм утка якын арада урнашкан өйгә күчәргә мөмкинлек бирмәгәннәр.
"Хезмәткә дан" газетасына Баулы районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе дознавателе Илдар Мохтәсәров хәбәр итүенчә, янгынның сәбәпләре тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев