Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда мәгариф хезмәткәрләренең кышкы беренчелеге узды

Ярышлар мәгариф хезмәткәрләренең яңа ел башында узачак республика спартакиадасына әзерлек кысаларында узды.

Мәгариф өлкәсендә мондый ярышлар беренче генә ел оештырылмый, гадәттә катнашучылар өстәл уеннарында, дартста көч сынашканнар. Бу юлы оештыручылар - мәгариф бүлеге профкомы, спорт һәм туризмны үстерү бүлеге бу юлы беренчелек программасына республика спартакиадасына керәчәк спорт төрләрен керткәннәр: дартс, тартылу, армреслинг, шахматлар.

1нче санлы балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә Покровский Урыстмак, Потап-Томбарлы, Кызылъяр, Новозареченск һәм барлык шәһәр мәктәпләре җыелды. Беренче урыннарны алучылар район данын Казанда яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев