Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда кыңгырау чыңы яңгырады

Чәршәмбе көнне христианнар преподобный Серафим Саровскийны искә алдылар.

Бу көн преподобный Серафим Саровский исемен йөртүче Баулы шәһәре чиркәве өчен төп бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Дин тотучылар тәре һәм иконалар күтәреп, чиркәүне әйләнделәр һәм бәйрәм гыйбадәтен кылдылар.

Баулылар өчен бу истәлекле көнне чиркәүгә күптән түгел генә билгеләнгән Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий килде. Хәзерге вакытта ул үз епархиясе мәхәлләләре белән таныша. Баулы диндарлары кунакны көткән вакытта, борынгы традиция буенча, чиркәү баскычларына үзләренең яулыкларын җәйделәр. Алар владыканы җылы каршыладылар. Чиркәү настоятеле иерей Игорь Новичков аңа изге Иоанна иконасын бүләк итте. Ә епископ Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонинага "Монастыри Казанской епархии" басмасын тапшырды.

Фотоларны монда карап була http://www.bavly-tat.ru/ru/gallery/category/18--1-2012-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев